Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Күптән көтелгән очрашу
2017 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе
Бүген Үзәк китапханәдә язучы якташыбыз, Рабит Мөхлис улы Батулла белән очрашу үтте. Очрашуда Зәй районы башлыгы урынбасары В.Г.Акатьев, район ветераннар Советы рәисе М.С.Хүҗин да катнашты. “Буыннан буынга асыл хәзинә итеп тапшырыла торган, заман җилләре дә ала алмый, гасырлар үтсә дә югалмый торган, кешелек тарихы өчен бик кадерле булган кыйммәтләр бар. Юк, асылташлар түгел. Бәясен берни белән дә үлчәп булмый торган, еллар үткән саен кыйммәте арта гына барган бу кыйммәт – әдәби хәзинә”. 12 октябрь көнне Зәй үзәк китапханәсендә үткәрелгән, олы йөрәкле, гаҗәеп тә талантлы, киң күңелле язучыбыз, якташыбыз, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе Рабит Мөхлис улы Батулла белән, очрашу кичәсе нәкъ тә менә шушы асыл сүзләр белән башланып китте. Очрашу кичәсе ике өлештән торды. Беренче өлеш якташыбыз Рабит Батуллага багышланды. Аның балачагы, мәктәп, университет чоры, иҗаты, уңышларын чагылдырган презентациягә нигезләнеп, үзәк китапханә библиографы Ләйлә Валиуллина очрашуны алып барды. Икенче өлештә Рабит ага Батулла иҗаты турында сөйләде. Китап сөюче дуслар, язучыга, үзләренең кызыксындырган сорауларны бирделәр. Рабит ага Батулла һәр сорауга тулы, аңлаешлы җаваплар кайтарды. Шәһәребезнең шагыйре Мәсләхетдин Кашапов, Рабит Батуллага багышланган шигырен укыды. Бу очрашу күңелдә онытылмаслык тәэсир калдырды.
матбугат үзәге
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
1
май, 2024 ел
Зәйлеләр Яз һәм Хезмәт бәйрәмен "Уйнагыз, гармуннар!" фестивале белән билгеләп үтә
Бүген, 1 май-Яз һәм хезмәт бәйрәмендә, Р.Ш. Фәрдиев исемендәге паркта “Уйнагыз, гармунар!» фестивале узды. Бәйрәмдә шәһәр һәм районның 30дан артык гармунчысы, район мәдәният йортының үзешчән сәнгать артистлары катнашты.
Зәйдә баскетбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды
26-28 апрель көннәрендә “Старт” спорт-сәламәтләндерү комплексында “Б” төркеменең 17 яшькә кадәрге (2009 елда туган) яшүсмерләр арасында баскетбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Ярышлар «Демография” милли проектының төп бурычларын үтәүгә юнәлдерелгән иде.
Район башлыгы Р.Г. Кәримовның 1 май- Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан тәбрикләве
Хөрмәтле зәйлеләр! Сезне чын күңелдән 1 Май - Яз һәм хезмәт бәйрәме белән котлыйм! Бу якты язгы бәйрәм кешеләрнең бердәмлеге һәм теләктәшлеге символы булып тора һәм халыкның иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе булып кала бирә. Бу көнне без хезмәт кешесен данлыйбыз. Хезмәт кешесенә игътибар безнең тормышыбызның аерылгысыз өлеше булды һәм бу шулай булып кала да.
30
апрель, 2024 ел
Зәйнең "җырлаучы фонтаннары" үз эшен башлады
Бүген Р.Ш. Фәрдиев исемендәге паркның икенче чиратында һәм «Энергетик» мәдәният йорты каршындагы мәйданда фонтаннар сезонын ачуга багышланган тантаналы чаралар узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз