Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлау

2017 елның 7 октябре, шимбә

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре, ветераннар!

 

Сезне чын күңелдән Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм.

Әлеге көн – үзенең туган җирен сөйгән, аның чәчәк атуы өчен бөтен көчен биргәннәрне берләштерә торган бәйрәм. Авыл хезмәтчәннәренең югары һөнәри осталыгы, үз эшенә бирелгәнлеге,  энтузиазм һәм хезмәт сөю кебек сыйфатлары куелган максатларга, югары күрсәткечләргә ирешергә  мөмкинлек бирә. Безнең сезнең белән бергә тынгысыз һәм көйле эшебез нәтиҗәсендә районда рекордлы уңыш үстерелде һәм җыеп алынды. Безнең районыбыз икенче ел рәттән Татарстан Республикасында бөртеклеләр һәм кузаклы культуралар уңышы буенча беренче урында.  Район авыл хуҗалыгы тармагында мөһим урын тотучы  – шикәр чөгендерен җыю  яхшы темплар белән бара. Аны үстерү өчен чөгендерчеләребез зур тырышлык куйды.

Эшкәртү сәнгате предприятиеләре тотрыклы эшләп килә, алар җитештергән продукциягә сорау бар.  Бүген агросәнгать комплексының алга таба үсешен тәэмин итүдә югары профессионализм һәм үз эшеңә бирелгәнлек, данлыклы традицияләргә тугрылык  тора дип ышанып әйтеп була.

Мондый югары нәтиҗәләргә авыл хуҗалыгы берләшмәләре  һәм предприятиеләр   җитәкчеләренең, һәр авыл хуҗалыгы хезмәтчәне, эшче һәм белгечнең үз эшенә җаваплы каравы нәтиҗәсендә ирешелде.

Хөрмәтле кырларда һәм фермаларда хезмәт куючылар, агросервис һәм эшкәртү предприятиеләре хезмәткәрләре! Сезгә җиңел булмаган, әмма игелекле хезмәтегез өчен ихластан рәхмәт сүзләрен белдереп, барыгызга да сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, гаиләләрегездә иминлек һәм яңа хезмәт җиңүләре телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International