ЯҢАЛЫКЛАР


21
сентябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе
Үзәк китапханәнең татар бүлеге, көзге уңышка багышланган, “Алтын көз” дип исемләнгән бәйрәм үткәрде. Чарага Р.Фәрдиев исемендәге Татар гимназиясенең 5 класс укучылары килде. Китапханә хезмәткәрләре чарага килгән балаларны Сөмбелә бәйрәме белән котладылар, бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырдылар, китап күргәзмәсе янында әңгәмә үткәрделәр. Укучылар төрле конкурсларда бик теләп катнаштылар: табышмакларга җавап эзләделәр, яшелчәләргә презентация ясадылар, көз турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр.

18
сентябрь, 2017 ел
дүшәмбе
Бүген Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары В.Г.Акатьев Зәй шәһәрендә яшәүче сугыш ветераны Казанкина Любовь Федоровнаны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Чарада автоклуб хезмәткәрләре дә катнашты.

28
август, 2017 ел
дүшәмбе
Зәйдә Татарстан Республикасы “Авыл яшьләре” Х җәйге спорт уеннары старт алды. Ярышларда республиканың 43 районыннан авыл спортчылары катнаша. Шуларның берсе, Мамадыш районының яшь егет-кызларын, Зәй китапханәсе хезмәткәрләре каршы алды. Алар өчен “На вылет!” дигән спорт - яшьләр уены үткәрелде. Уен-тамаша берничә сынаудан торды. Егетләр һәм кызлар үзләрен бик актив, спорт өлкәсендә белгеч булулары ягыннан күрсәттеләр. Һәрбер уенда 2 кеше катнашты, җиңгән уенчы егет-кызлар истәлекле бүләккә ия булдылар. Иң чыдам яшь спортчы төп бүләккә, китапханә символы “Ябалак”сынына, лаек булды.

17
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе
Яшь буынга сәламәт яшәү рәвешен һәм физик культураны пропагандалау максатыннан Ялчыгол скверында “Тату гаилә” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Сәламәт, көчле, кыю бул” дип исемләнгән спорт бәйрәме уздырдылар. Сәламәтлек безгә табигать тарафыннан бирелгән зур байлык. Спорт белән шөгыльләнү сәламәтлеккә зур ярдәм итә. Шуңа күрә иртәнге зарядка ясау, чаңгы шуу, саф һавада булу , йөгерү-һәркемнең тормыш кагыйдәсенә әверелергә тиеш. Спорт бәйрәменә җыелган балалар бик теләп төрле уеннарда катнаштылар. Командаларга бүленеп уйналган “Көңгерә”, “Балык тотам”, “Файдалы – зыянлы” конкурслары, бергәләшеп зарядка ясау, җырлы – биюле уеннар да сабыйларның күңеленә хуш килде. Әлбәттә “Сәламәт булып үс” китап күргәзмәсендәге эчтәлекле, заманча, матур китаплар да игътибардан читтә калмады. Очрашу ахырында балаларга асфальтта акбур белән сәламәтлек символын ясау тәкъдим ителде һәм алар бу биремне дә уңышлы үтәделәр – балаларның күп өлеше сәламәтлек символы итеп кояшны сайлаган, һәм бу дөрестер дә, чөнки кояш ул яхшы кәеф, яктылык, җылылык һәм сәламәтлек чыганагы. Балаларыбыз сәламәт һәм бәхетле булсыннар!

20
июль, 2017 ел
пәнҗешәмбе
Быел районыбызда язучы Сөббух Рәфыйков исемендәге премиягә билгеле рәссамнарыбыз Виктор Хрулев һәм Сергей Цыганов лаек булды. Лауреатларны язучы исемен йөрткән үзәк китапханәдә тантаналы төстә район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев, район җитәкчелеге, иҗатка гашыйк зәйлеләр тәбрикләде. Виктор Хрулев -Татарстан һәм Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы. Аның 40 еллык иҗатын санына чыгып бетерә алмаслык пейзаж, натюрморт, портретлар, иконалар бизи. Сергей Цыганов исә Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы һәм төрле дәрәҗә иҗат күргәзмәләрендә аның эшләре югары бәя алып килә. Тәбрикләүләр “Азаль” вокаль-хореография ансамбле һәм җирле иҗат шәхесләре чыгышы белән аралашып барды.

15
июль, 2017 ел
шимбә
Язучы Сөббух Рәфыйковның соңгы 14 ел гомере, иҗаты Зәй җире белән тыгыз бәйләнештә була. Биредә үзен кабул иткән, яраткан зәйлеләргә язучы үз әсәрләрендә тирән рәхмәтле булуын белдерә. Бүген Сөббух Рәфыйковка исән булса 104 яшь тулган булыр иде. Күркәм традицияне дәвам итеп, Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханә коллективы инициативасы белән, бүген аның каберенә барып искә алу чарасы үткәрелде. Анда хакимиятнең милли мәсьәләләр, иҗтимагый оешмалар белән эшләүче бүлеге баш белгече Алсу Хисмәтуллина, ветераннар Советы рәисе Марсель Хуҗин, үзәк китапханәләр челтәре директоры Чулпан Шәйхиева, Кафил хәзрәт Хисамиев, "Зәй офыклары" газетасы журналистлары килде. Үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан даими тәртиптә тотылучы каберлеккә кызыл канәфер чәчәкләре салынды.

14
июль, 2017 ел
җомга
Бүген Зәйдә Чистай шәһәре ветераннар советы делегациясе булып китте. Аларны район ветераннар советы рәисе Марсель Хуҗин һәм совет идарәсе әгъзаләре Мирный бистәсе янында ук каршы алды. Җылы очрашудан соң кунаклар Иске Зәй бистәсенә юл тотты. Биредә алар башта туган як тарихын өйрәнү музеенда булып, даими эшләүче экспозицияләрне карадылар, Зәй тарихы белән таныштылар. Музейның күргәзмәләр залындагы җирле рәссам Сергей Цыганов картиналарыннан торган күргәзмә кунакларда зур кызыксыну уятты. Чистайлылар өчен экскурсия мәктәп тавында дәвам итте. Мондагы алар Крестовоздвижение чиркәвенең мәчет белән янәшә торуы Зәйдә динара мөнәбәтләрнең бик яхшы булуына игътибар иттеләр. Кунаклар шәһәр буенча да эксурсия кылдылар, Зәйнең йөзен билгеләүче Ринат Фәрлиев исемендәге паркны карадылар. Әлбәттә, делегация Зәй ветераннар советы эш тәҗрибәсе белән дә танышты. Тәҗрибә уртаклашуның дәвамы булып, тиздән Зәй ветераннары делегациясе Чистайга барачак.

13
июль, 2017 ел
пәнҗешәмбе
Яңа кагыйдәләр нигезендә 7 яшькә кадәр булган балаларны ялгызларын гына автомобиль салонында калдырырга ярамый. Калдырылган машинада 7 яшькә кадәрге ялгыз бала булганда, ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчене административ җаваплылыкка тартачак. Яңа кагыйдәләр нигезендә 7 яшьтән өлкәнрәк балаларны куркынычсызлык каешы белән йөртергә рөхсәт ителә. Кече яшьтәге балаларны махсус утыргычта йөртү мәҗбүри. Шул ук вакытта 12 яшьтән кече балаларны мотоциклның арткы утыргычында йөртү рөхсәт ителми.

12
июль, 2017 ел
чәршәмбе

Питрау бәйрәмен керәшен халкы гына түгел, бөтен республика халкы көтеп аладыр. Әлбәттә шулай, Зәй районында да бу бәйрәмне уздыруның үзенә генә хас матур төсмерләре, нечкәлекләре барлыкка килде. Бу бәйрәмне олылап, бөтенхалык бәйрәме итеп, шул ук вакытта керәшеннәрнең күркәм йолаларын, гореф – гадәтләрен саклап үткәрү районыбызда матур бер традициягә әйләнде. Керәшен халкы үз тарихын, мирасын, гореф–гадәтен, мәдәниятен саклап яши. Питрау – халыкның җорлыгын, кунакчыллыгын, киң күңеллелеген, көчен, бердәмлеген күрсәтә торган бәйрәм. Һәм шул ук вакытта Питрау ул – җыр, моң, табигать, чәчәк бәйрәме. Питрау бәйрәме белән һәммәгезне дә ихлас күңелдән котлыйбыз! Тынычлык, татулык һәм иминлек идеалларын да гәүдәләндерүче әлеге ямьле бәйрәм рухи тормышыбызга аерым бер мәгънә бирер, безне яңа, изге эшләргә һәм гамәлләргә рухландырыр, дип ышанабыз. Ил-көннәргә тынычлык, гаиләләрегезгә иминлек, хезмәт уңышлары, исәнлек-саулык, бәхет телибез. Алга таба да шулай бергә булырга язсын.

Үзәк китапханәдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлап ” Барлык кыйммәтләр чыганагы – Гаилә” дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә уздырылды. Бәйрәмгә иң күп китап укучы гаиләләр – әти –әниләр һәм аларның балалары чакырылды. Алар: Поповлар, Садковлар, Кошкиннар, Исштановлар һәм Ишмухаметовлар гаиләләре. Әйе, кешенең иң зур бәхете - аның гаиләсе. Гаилә - тормышыбызның нигезе, дәүләтебезнең киләчәге ул. Без гаиләдә үзебезне иң кирәкле, иң яраткан кеше итеп тоябыз. Ә әти-әни, әби-бабай гаиләдә иң хөрмәтле кешеләр. Матур гаиләдә бер-береңне хөрмәтләп, бер-береңә ярдәм итеп яшәүгә ни җитә! Кичәне алып баручылар, кунакларны бу бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, изгеләр Петр һәм Феврония турындагы матур риваять белән таныштырдылар. Кичә барышында гаиләләр узара төрле конкурсларда көч сынаштылар: гаилә турында мәкалъләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, кроссворд чиштеләр, гаилә әгъзаларынең исемнәре кергән әдәби әсәрләргә тукталдылар. Һәр гаилә кәгазъдә, матур сүзләрдән үзенең “Хыялдагы йортын” төзеде. Ә балаларга иң ошаганы шарлар белән уен һәм “Мәрхәмәтле сүзләр” уеннары булды. Кичә ахырына конкурсларның бәяләмәсе булган ромашка таҗларыннан һәрбер гаилә үз ромашкасын җыйды. Матур җырлар, эчтәлекле шигыръләр кичәгә ямь өстенә ямь өстәде. Кичәдә катнашучы барлык гаиләләргә дә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмебез “Бердәм Россия” партиясенең Зәй бүлекчәсе ярдәме белән уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International