“Керәшеннәр җырыу әйтә”

2018 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе
21 гыйнвар көнне «Энергетик» мәдәният сараенда якташыбыз, Татарстанның халык артисты, Яр Чаллы керәшен җәмгыяте җитәкчесе Виталий Агапов җитәкчелегендәге “Керәшеннәр җырыу әйтә” концерт-фестивале аншлаг белән үтте. Бөтен республикадан җыелган керәшен җырчылары бер сәхнәдә чыгыш ясады. Концертта Сарсаз Баграж авылыннан «Сандугач» керәшен балалар ансамбленнән алып, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев, Татарстанның атказанган артисты Оксана Дмитриева, Алабуга мәдәният көллияте укытучысы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Людмила Гатауллина һәм башка бик күп танылган , шулай ук әле сәхнәгә беренче адымнарын гына ясаучы артистлар да катнашты. Концертта Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары Валерий Акатьев та булды .
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International