Зәй танылган ветеран журналистын югалтты

2018 елның 2 феврале, җомга

Зәй муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты “Зәй офыклары” газетасы ветераны, танылган журналист, Россия һәм Татарстан Журналистлар берлекләре әгъзасы Вәсимә Мөхәммәт кызы Рәхмәтуллинаның вакытсыз арабыздан китүе уңаеннан якыннарының, туганнарының, хезмәттәшләренең авыр кайгысын уртаклаша. Вәсимә Рәхмәтуллина тормыш сөючән, көчле оптимистик рухлы, ачык йөзле, искиткеч яхшы һәм шат күңелле, хезмәт сөючән кеше иде. Ул һәрвакыт башкаларга ярдәмгә килергә әзер булды. Гомере вакытсыз өзелсә дә, күркәм гамәлләре, тырыш хезмәте белән үзеннән соң тирән эз калдырды ул. Вәсимә Мөхәммәт кызы Рәхмәтуллинаның якты истәлеге күңелләребездә озак сакланыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International