Зәйнең 3 укучысы рус телендә белем бирүче мәктәпләрдә укучы татар балалары арасында татар теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау турында призлы урыннар яулады

2018 елның 5 феврале, дүшәмбе
2 - 4 февральдә башкалабыз Казанда рус телендә белем бирүче мәктәпләрдә укучы татар балалары арасында татар теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау туры узды. 6нчы мәктәпнең 8 нче сыйныф укучысы Л.Нәбиуллина, татар теле һәм әдәбияты укытучысы- З.Г.Данилова, 7нче мәктәпнең 10нчы сыйныфы укучысы Д.Нургалина, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ә.М. Петрова, 7нче мәктәпнең 11 нче сыйныфы укучысы Р.Мәрданова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Э.М. Нургалина, призлы урыннар яуладылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International