ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2018 ел
җомга
Бүген Зәйнең 6нчы мәктәбендә традицион “Тукай укулары” конференциясе үтә. Ул ел саен Габдулла Тукай туган көн алдыннан мәктәп укучылары арасында телне, туган як тарихын, әдәбиятны өйрәнүгә кызыксынуны арттыру максатыннан оештырыла. Быелгы бәйгедә Зәй районы укучыларыннан тыш Сарман, Мөслим, Түбән Кама, Алабуга районнарыннан да укучылар катнаша.
19 апрельдә районның үзешчән ветераннары Бөек Җиңүнең 73 еллыгы һәм комсомолның 100 еллыгына багышлап Әлмәт шәһәрендә үткәрелгән «Балкыш» («Сияние») V Республика фестивалендә катнаштылар. Зәй районы мәдәният йортының “Җиләк” халык фольклор ансамбле, “Энергетик” мәдәният йортының «Сударушка» вокаль ансамбле, Имәнлебаш авыл мәдәният йортының “Җәүһәр”халык фольклор ансамбленә ( солистлары Сергеева В.А., Хәлиуллин Г.С., Зотова Р.Е) һәм Муса Җәлилнең “Вәхшәт” шигырен укыган өчен Ф.Х. Әгъзамовага дипломнар тапшырылды.
“Синең файдаңа” дип исемләнгән хәйрия фонды “Сабыйларга тартма” хәйрия акциясен гамәлгә ашыра.

19
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе
Бүген “ТЕХНО заводы” ҖЧШендә район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Хафизов, аның урынбасары Н.А. Нифатов, предприятие- оешма җитәкчеләре,хезмәтне саклау мәсьәләләре өчен җаваплылар, торак милекчеләре ширкәтләре рәисләре катнашында хезмәтне саклау буенча Координацион совет утырышы үтте.

Бүген хакимиятнең кече залында, «Бердәм Россия» партиясе Зәй җирле бүлеге сәркатибе Р.Г.Кәримов катнашуында Зәй җирле бүлеге  советы утырышы узды. Утырышның көн тәртибенә 4 мәсьәлә куелган иде. “Бердәм Россия» Зәй җирле бүлегендәге партия проектларын тормышка ашыру, чараларны үткәрүгә бүленгән акча берәмлекләре , «Балалар илне сүрәтли” 12 нче республика рәсем конкурсында катнашу һәм “Бердәм Россия”  партиясе җирле бүлекчәсенә керүче яңа партия әгъзаларына билетлар тапшыру. Утырышта «Бердәм Россия» партиясе Зәй җирле бүлеге  башкарма комитеты җитәкчесе И.Г. Хәйруллин, мәгариф идарәсе башлыгы С.А.Кузнецов чыгыш ясады. Партия әгъзалары алдына  партия проектларын тормышка ашыру буенча үз эшләрен тагын да җанландыру бурычы куелды.

24 нче апрельдә 15.00 тән 19.00 сәгатькә кадәр вакыт эчендә әйләнә-тирә мохитне саклау һәм тикшерү идарәсе компетенциясенә кергән башка сораулар буенча, Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Зәй районара тикшерү бүлегенең тикшерү идарәсе җитәкчесе Р.Х.Исмәгыйлов кабул итә. Кабул итү: Зәй шәһәре, Крупской, 8 урамы адресы буенча булачак.
Бүген Зәй хәрби комиссариатында Россиядә хәрби комиссариатлар төзелүнең 100 еллыгына багышланган тантана үтте. Хәрби комиссариат хезмәткәрләрен, ветераннарны район башлыгы Р.Г. Кәримов котлады. Тантанада аның урынбасары В.Г. Акатьев, район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Хафизов катнашты.
18 апрельдә Зәй районы башлыгы Р.Г.Кәримов катнашуында “Нива” ҖЧШендә чәчү эшләренең яңа сезоны башланып китте. Җирне сөргәннән соң механизаторлар арпа чәчергә керештеләр.
18 нче апрельдә Зәйнең “Теремкәй” балалар бакчасында “Мәктәпкәче яшьтәге балаларны Идел буе халыкларының гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте белән таныштыру” темасына төбәк семинары узды. Аның максаты район, төбәк педагоглары арасында үзара тәҗрибә уртаклашу, һөнәри компетенлылыкны һәм осталыкны үстерү иде.

18
апрель, 2018 ел
чәршәмбе
Зәйнең юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлары белән берлектә район мәктәпләрендә булдылар. Очрашуның максаты мәктәпләрдә булып, балаларга юл йөрү кагыйдәләрен тагын бер кат искәртү буенча профилактик сөйләшүгә нигезләнгән иде. Балалар инспекторларга үзләрен кызыксындырган барлык төр сорауларны бирә алдылар.Профилактик чараларда 3,5,6 һәм 7 нче мәктәпләрдән 110 бала, 15 педагог катнашты. Иң актив һәм кагыйдәләрне яхшы белүчеләргә яктылыкны кире кайтаручы элементлар беркетелгән сумкалар тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International