ЯҢАЛЫКЛАР


12
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Быелгы программага 17 күпфатирлы йорт кертелгән иде, аларның җидесендә ремонт эшләре төгәлләнде инде, калганнарында да эш тәмамлану алдында тора. Тулаем алганда, 90 процент эш башкарылган. Бүген район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов  капиталь ремонт тәмамланган һәм барган йортларда булып, эш барышы белән танышты.

Зәй мәшгульлек үзәгендә оештырылган чираттагы “Эш бирүче көне”ндә «Эссен Продакшен АГ» АҖ вәкилләре катнашты. Анда эшсез, эш эзләүче зәйлеләр чакырылды.
Зәй мәшгульлек үзәге район авыл мәктәпләрендә профориентация буенча чаралар уздыруны дәвам итә. Бу көннәрдә “PROFF- навигатор” проекты кысаларында үзәкнең мобиль офисы Сәвәләй мәктәбендә булды.

15 сентябрьдә республика массакүләм ярышлары кысаларында, Зәй муниципаль районында «Татарстан кроссы – 2018» спорт акциясе үтәчәк. Ул гражданнарны физик культура белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү, шулай ук район халкы арасында физик культура, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан үткәрелә. «Татарстан кроссы – 2018» спорт акциясен ачу тантанасы Р. Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе янында 10.30 сәгатьтә башлана. Елдагыча старт сызыгы гимназия янында, финиш -  “Энергия” стадионында булачак. Спорт бәйрәмендә шәһәребезнең предприятие, оешма коллективлары, хакимият органнарында, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрендә эшләүче хезмәткәрләр, политехник көллият студентлары, мәктәп укучылары, шәһәребезнең актив пенсионерлары катнашуы көтелә. Мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә тәрбияләнүче һәм 1 сыйныфта укучы балалар өчен ярышлар ”Энергия” стадионында оештырылачак. Дистанцияне беренче булып узучылар  башкарма комитетның спорт һәм туризм идарәсе дипломнары һәм истәлекле сувенирлар белән бүләкләнәчәк.

Зәй политехника көллияте автодромында ел саен үткәрелә торган «Автосессия – 2018» машина йөртү осталыгы конкурсы узды. Ярышлар югары һәм урта уку йортлары студентлары арасында оештырыла.

11
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

Бүген Зәйгә эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтлесе Гүзәл Удачина, ТР мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды җитәкчесе Алсу Мифтахова һәм балигъ булмаганнар эшләре, аларның хокукларын яклау республика комиссиясе җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина килде. Алар Югары Шепкә, коррекция һәм 7нче мәктәптә балалар һәм укытучылар коллективлары белән очраштылар. Район хакимияте бинасында гражданнарны кабул иттеләр, шулай ук район башкарма комитеты каршында эшләүче балигъ булмаганнар эшләре комиссиясенең киңәйтелгән утырышында катнаштылар.

Район басуларында шикәр чөгендере казу югары темпларда дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 11 нче сентябрьгә чөгендер 1800 гектарда казып алынган, бу исә гомүми планның 20% ын тәшкил итә. Район басуларында 16 чөгендер җыю һәм 4 чөгендер төяү комбайны эшли. Барлыгы 74000 тонна шикәр чөгендере җыеп алынды, уртача уңыш гектарыннан 411 ентнер тәшкил итә. Бүгенге көнгә Зәй шикәр заводы 150 мең тонна шикәр чөгендере кабул итте. Барлыгы 98993 тонна тамыр азык эшкәртелде, 12069 тонна шикәр комы җитештерелде.

10
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе
Бүген хакимиятнең кече залында Зәй муниципаль районы Советының бюджет-финанс мәсьәләләре, икътисади үсеш һәм муниципаль милек буенча даими комиссиясе утырышы узды. Комиссия эшендә муниципаль район башлыгы вазыйфаларын башкаручы В. Г. Акатьев, район Советы депутатлары - даими комиссия әгъзалары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, Совет аппараты һәм Башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре катнашты. Утырышны комиссия рәисе М. Х. Туктаров алып барды. Утырышның көн тәртибенә 8 мәсьәлә кертелгән иде. Мәгълүмат белән район финанс-бюджет палатасы рәисе В. Э. Шакирҗанова, районның милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Р. Р. Шәйхиев чыгыш ясадылар. Депутатлар көн тәртибендәге барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар проектларын кабул итте.

Татарстан Республикасы территориясендә куркыныч агрометеорологик күренеш: 2018 елның 11-12 сентябре көннәрендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә туфракта һәм һавада -1 градуска кадәр туңдырулар көтелә.

Зәй муниципаль районы Финанс-бюджет палатасы Татарстан Республикасы Финанс министрлыгыннан югары бәя алды. Намуслы хезмәте һәм эштәге югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен коллектив министр Р. Р. Гайзатуллинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. "Югары профессиональлек һәм сайлаган һөнәрегезгә тугрылык сезнең коллективның барлык хезмәткәрләренең төп сыйфатлары булып тора. Сезнең тулы көчкә эшләвегез, иң яхшы нәтиҗәгә ирешүгә, таләпчәнлегегез бюджет процессын нәтиҗәле гамәлгә ашыруга этәргеч бирде. Сезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм республикабыз иминлеге хакына эшегездә уңышлар телим»,- диелә хатта. Районның 14 кешедән торган финанс-бюджет палатасын соңгы 16 елда В. Э. Шакирҗанова җитәкли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International