Зәй муниципаль районы Финанс-бюджет палатасы Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

2018 елның 10 сентябре, дүшәмбе
Зәй муниципаль районы Финанс-бюджет палатасы Татарстан Республикасы Финанс министрлыгыннан югары бәя алды. Намуслы хезмәте һәм эштәге югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен коллектив министр Р. Р. Гайзатуллинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. "Югары профессиональлек һәм сайлаган һөнәрегезгә тугрылык сезнең коллективның барлык хезмәткәрләренең төп сыйфатлары булып тора. Сезнең тулы көчкә эшләвегез, иң яхшы нәтиҗәгә ирешүгә, таләпчәнлегегез бюджет процессын нәтиҗәле гамәлгә ашыруга этәргеч бирде. Сезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм республикабыз иминлеге хакына эшегездә уңышлар телим»,- диелә хатта. Районның 14 кешедән торган финанс-бюджет палатасын соңгы 16 елда В. Э. Шакирҗанова җитәкли.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International