ЯҢАЛЫКЛАР


23
февраль, 2019 ел
шимбә
Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, хәрби хәрәкәт һәм хәрби хезмәт ветераннары, ил сагында торучы солдатларыбыз, хөрмәтле ир-егетләребез! 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан ихлас котлауларымны кабул итегез.

22
февраль, 2019 ел
җомга
22 февральдә Р. Ш. Фәрдиев исемендәге паркта Олимпия чемпионы Ф. П. Симашев истәлегенә классик стильдә спринт буенча Бөтенроссия ярышлары узды. Нәтиҗәләр: егетләр арасында : 1 урын Оскорбин Никита-Архангельск өлкәсе, 2 урын Тихоненко Илья -Новосибирск өлкәсе, 3 урын Огольцов Артем - Марий-Эл Республикасы. Кызлар арасында: 1 урын: Маслова Диана - Татарстан Республикасы, 2 урын Казанцева Кристина - Новосибирск өлкәсе, 3 урын Гәрафетдинова Элина - Төмән өлкәсе. Бүләкләү тантанасын район башлыгы Р. Г. Кәримов үткәрде. Җиңүчеләргә һәм призерларга чәчәкләр һәм акчалата сертификатлар тапшырылды.
ЮНЕСКО карары буенча 21 нче февраль- Халыкара туган тел көне дип игълан ителде. Татарстанда яшәүче күп кенә милләтләрнең туган телләре бер җепкә ялганган кебек. Аларның максаты-гасырлар буе тупланган зирәклекне үз нәселләренә җиткерү. Бу көнне музей хезмәткәрләре «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ял итүчеләр өчен Халыкара туган тел көненә багышланган «Туган телем-татар теле» дип исемләнгән чара үткәрделәр. Чарада кунакларга туган телне саклауның әһәмиятен аңларга ярдәм итүче истәлекле дата турында сөйләделәр, рус һәм татар телләрендә шигырьләр укыдылар. Таһирова Римма «Мизгелләр», Чаллы кунагы Хребетенко Нина «Тонкая рябина», «Течет ручей» җырларын башкардылар, ә Суык Чишмә авылыннан Хәлиева Тәнзилә яшьләр өчен теләк – шигырьләрен җиткерде. Әлеге чарада "Әби белән бабушка» шигырен укып, оыклар белән аралашканда телләр кушылуы проблемасын да кузгаттылар.
Авыл мәктәпләре укучылары арасында эшче һөнәрләрне популярлаштыру һәм һөнәри юнәлеш буенча эшне оештыру максатыннан Зәй шәһәренең халык мәшгульлеге үзәге мобиль офисы Сәвәләй һәм Якты күл мәктәпләрендә булды.

21
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе
21 нче февраль - һәр милләт, һәр халык өчен Халыкара туган тел көне буларак бәйрәм ителә. Шул уңайдан Зәй шәһәренең 2 нче урта гомуми белем мәктәбендә Халыкара туган тел көненә багышланган «Дөньяда иң татлы тел – ул минем туган телем!» дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде.
Казанда Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы җитәкчелегенең күчмә киңәшмәләре сериясеннән АПКның төбәк идарә органнары белән чираттагы этап узды. Анда Идел буе федераль округы субъектлары аграрийларына дәүләт ярдәме, шулай ук авыл территорияләрен һәм кече хуҗалыкларны үстерү мәсьәләләре каралды. Очрашуда Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Джамбулат Хатуов, Министр урынбасарлары - Оксана Лут һәм Елена Фастова, Идел буе федераль округының аграр ведомстволары вәкилләре катнашты. Чара барышында агымдагы елда АПКны үстерү буенча дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыруга җибәрелгән акчалар күләме 303,6 млрд сумга кадәр артуын билгеләп үттеләр, ә ул бер ел элек 254,1 млрд сум иде. Киңәшмәдә шулай ук “бердәм” субсидия механизмнарына үзгәрешләр, дәүләт ярдәзме белән иминләштерү һәм турыдан-туры тотылган чыгымнарны компенсацияләүгә субсидияләр бирү мәсьәләләре каралды.В 2019 году Минсельхозом России принято решение о включении в реестр заемщиков 828 заявок (498 заявок из которых относятся к малым формам хозяйствования) от 720 заемщиков, планирующих заключить кредитные договоры на получение льготных краткосрочных кредитов на общую сумму 32,88 млрд рублей.Очрашуда шулай ук АПК субъектларының “үсеш нокталарын” кызыксындыруга юнәлдерелгән төбәкләштерү концепциясенең яңасы тәкъдим ителде. Төбәкләр белән бергә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, субъектлар мөмкинлегеннән, күрше төбәкләрнең үсешеннән һәм ихтыяҗларыннан чыгып, АПК үсешенең векторларын һәм өстенлекләрен билгели. Якын арада төбәкләрдә, экспортны арттыру бурычларыннан чыгып, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү фаразларын эшләүне, 2019-2024 елларга максатчан күрсәткечләрне килештерүне һәм куелган бурычларны үтәү өчен чаралар планын эшләүне планлаштырыла. Тармакны федераль бюджеттан финанслау системасы да оештырылачак. Субсидияләрнең аерым төрләре кызыксындыручы һәм компенсацияләүче механизмнарга бүленәчәк, бу җитештерүне киңәйтергә генә түгел, ә аны интенсификацияләргә дә ярдәм итәчәк. Авыл хуҗалыгы министрлыгы агросәнәгать комплексын үстерү мәсьәләләре буенча төбәкләр белән системалы эш алып бара. Февраль башында Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев Тула өлкәсендә булды, шул сәфәр кысаларында Үзәк федераль округ төбәкләренең АПК продукциясен экспортлауны арттыру мөмкинлекләре буенча фикер алыштылар. Министр, Татарстан Республикасы җитәкчелеге һәм Идел буе федераль округы субъектлары вәкилләре катнашында шундый чара 2019 елның 22 февралендә Казанда уза.
20-24 февральдә «Ялта –Зәй " спорт әзерлеге үзәгендә Олимпия уеннары чемпионы Ф.П.Симашев истәлегенә, 2001-2003 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында чаңгы ярышлары узачак. Ярышларда Россиянең 18 төбәгеннән спортчылар, 55 кыз һәм 79 егет катнашуы көтелә. 20 февральдә ярышларны тантаналы төстә ачуда, район башлыгы урынбасары В.Г.Акатьев, Россия чаңгы узышлары федерацияләре Президиумы әгъзасы, ТР чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе Вице президенты Э.Ш.Галиев, Ф.П.Симашева исемендәге балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Э.Э.Галиев, физкультура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Р.Р.Мавлавеев катнашты.
26 нчы февраль көнне сәгать 10.00 да Зәй шәһәренең халык мәшгульлеге үзәгендә сәламәтлекләре буенча чикләүләр булган, социаль яклауда аеруча мохтаҗ һәм эш эзләүдә авырлык кичерүче гражданнар өчен махсуслашкан “Вакансияләр ярминкәсе” узачак.
Зәй шәһәрендә 18 нче һәм 20 нче февраль көннәрендә 2 нче номерлы мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары белән “Киләчәккә нигез хәзер салынырга тиеш” шигаре астында очрашу узды. Ул Татарстанда эшче һөнәрләр елы кысаларында оештырылды.

20
февраль, 2019 ел
чәршәмбе
Һәр өлкәдә булсын мәдәният! Районда Мәдәният елына шундый шигарь астында старт бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International