«Ялта-Зәй» үзәгендә Олимпия уеннары чемпионы Ф. П. Симашев истәлегенә Бөтенроссия ярышлары ачылды

2019 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе
20-24 февральдә «Ялта –Зәй " спорт әзерлеге үзәгендә Олимпия уеннары чемпионы Ф.П.Симашев истәлегенә, 2001-2003 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында чаңгы ярышлары узачак. Ярышларда Россиянең 18 төбәгеннән спортчылар, 55 кыз һәм 79 егет катнашуы көтелә. 20 февральдә ярышларны тантаналы төстә ачуда, район башлыгы урынбасары В.Г.Акатьев, Россия чаңгы узышлары федерацияләре Президиумы әгъзасы, ТР чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе Вице президенты Э.Ш.Галиев, Ф.П.Симашева исемендәге балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Э.Э.Галиев, физкультура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Р.Р.Мавлавеев катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International