Зәйдә Халыкара туган тел көнен билгеләп үттеләр

2019 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе
21 нче февраль - һәр милләт, һәр халык өчен Халыкара туган тел көне буларак бәйрәм ителә. Шул уңайдан Зәй шәһәренең 2 нче урта гомуми белем мәктәбендә Халыкара туган тел көненә багышланган «Дөньяда иң татлы тел – ул минем туган телем!» дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде. Бу бәйрәмдә Зәй шәһәре мәктәпләре укучылары, гимназия мәктәбенең “Легенда” бию коллективы, Гулькин мәктәбе укучылары, Сарсаз-Баграж мәктәбенең “Сандугач” балалар керәшен фольклор ансамбле катнашты. Бәйрәмдә татар, рус, чуваш, инглиз телләрендә шигырьләр, җырлар яңгырады. Туган телебезгә булган хөрмәт, ихтирам хисләрен укучылар үз чыгышларында күрсәттеләр. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә, тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә һәм без аны сакларга тиеш. Шулай ук бүген Зәй муниципаль районында “Мин татарча сөйләшәм!” акциясенә старт бирелде. Акциянең төп максаты – татар теленә игътибарны җәлеп итү, татар телен шәһәр яшьләре арасында популярлаштыру, заманча татар башкаручыларын киң җәмәгатьчелеккә таныту.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International