Зәй районының авыл мәктәпләрендә һөнәри юнәлеш буенча чаралар башланды

2019 елның 22 феврале, җомга
Авыл мәктәпләре укучылары арасында эшче һөнәрләрне популярлаштыру һәм һөнәри юнәлеш буенча эшне оештыру максатыннан Зәй шәһәренең халык мәшгульлеге үзәге мобиль офисы Сәвәләй һәм Якты күл мәктәпләрендә булды. 8-10 нчы сыйныф укучылары өчен “Яңа вакыт – яңа һөнәр” чарасы үтте. Профконсультант Эльвира Степанова һөнәри юнәлеш буенча тест уздырды, хезмәт базарына кирәкле профессияләр һәм нинди һөнәрләргә ихтыяҗ артуы хакында сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International