ЯҢАЛЫКЛАР


6
март, 2025 ел
пәнҗешәмбе
2-3 март көннәрендә Түбән Кама шәһәренең Халык иҗаты йортында “Созвездие-Йолдызлык” эстрада сәнгате республика ачык телевизион яшьләр фестиваленең зона этабы узды. Анда Зәй, Сарман һәм Түбән Кама районнары вәкилләре катнашты. Быел фестиваль Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана.
Яз белән бергә безгә иң матур бәйрәм – Халыкара хатын - кызлар көне-8 Март килә. Бу вакытта гүзәл затлар бүләкләр һәм теләкләр кабул итә. Бүген туган якны өйрәнү музеенда узган «Сезнең өчен, яратканнарыбыз» бәйрәм программасы Иске Зәй бистәсе өчен күңелле вакыйгаларның берсе булды.
27 февральдән 2 мартка кадәр «Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе» федераль дәүләт бюджет югары белем бирү учреждениесе базасында мәктәп укучыларының икътисад буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы узды.
2025 елның 23-26 февралендә «Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе» федераль дәүләт бюджет югары белем бирү учреждениесе базасында 9-11 сыйныф укучылары өчен инглиз теленнән Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы узды.
4 мартта поликлиниканың педиатрия бүлегендә «Сабыйлар үлемен кисәтү» темасына мөһим лекция булды. Тәҗрибәле педиатр Кадрия Хәлиуллина яңа туган балаларның сәламәтлеген саклауның һәм сабыйлар үлеме куркынычын киметүнең төп аспектлары турында җентекләп сөйләде. Лекция ата-аналар һәм медицина хезмәткәрләре өчен оештырылды.

5
март, 2025 ел
чәршәмбе
Бу көннәрдә районыбызның Зичәбаш авылында яшәүче тыл ветераны Раиса Кузнецова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны котларга район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, Дүрт-Мунча авыл җирлеге башлыгы Радик Ситдыйков, автоклуб хезмәткәрләре килде.
4 март көнне С.Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Шатлык» комплекслы үзәгенең көндезге бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен «Мартта үзенчәлекле көн бар» дигән конкурс-күңел ачу программасы үткәрделәр.
Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачык һәм аңлаешлы булуын арттыру максатларында 2025 елның 13 мартында 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең (Татарстан) Түбән Кама һәм Зәй районындагы территориаль бүлеге эшмәкәрләр өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне үткәрә.
2025 елның 3 мартында «Республика олимпиада үзәге» «Дуслык» сәламәтләндерү – белем бирү комплексы базасында туган телле мәктәпләрдә укучылар өчен туган татар теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
4 мартта “Старт” спорт-сәламәтләндерү комплексында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган “Күңелле стартлар” дип исемләнгән спорт чарасы узды. Чара Татарстан Республикасында 2025-2030 елларга «Актив озак яшәү» программасын гамәлгә ашыру кысаларында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International