ЯҢАЛЫКЛАР


9
апрель, 2019 ел
сишәмбе
2019 елның 9 апрелендә Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Н. А. Нифатов, Башкарма комитет һәм торак ширкәте милекчеләре вәкилләре катнашында күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлауны контрольдә тоту буенча күчмә киңәшмә узды. 2019 елда 15 күпфатирлы йортта капиталь ремонт планлаштырылган. Бүгенге көндә шуларның 12сендә эшләр бара инде. Тикшерүнең төп максаты-җитештерелә торган эшләрнең сыйфатын тикшерү, хезмәтне саклау нормаларын һәм куркынычсызлык техникасын үтәү. Тикшерү нәтиҗәсендә кисәтүләр ачыкланмаган, барлык эшләр дә җитештерү графигы буенча гамәлгә ашырыла.

8
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

5 апрель көнне район мәдәният йортында үткән фестиваль- конкурста өч гаилә: Сәвәләй авылыннан Носковлар гаиләсе (Сәвәләй мәдәният йорты), Иске Маврин авылыннан Богомазовлар гаиләсе(авыл клубы), Якты Күл авылыннан Әхмәтовлар гаиләсе(Якты Күл мәдәният йорты) катнашты. Конкурс 4 номинация буенча узды: 1."Иҗат",2."Минем яраткан гаиләм" (үзе турында сөйләгәннән фотопрезентация),3."Гаилә реликвиясе" (иҗади презентация белән гаилә реликвиясе турында хикәя), 4."Гаиләнең яраткан ризыгы" (ризык күрсәтү, аны ничек әзерләү һәм аш-су тарихы турында сөйләү). Барлык гаиләләр дә үзләренең осталыкларын, тырышлыкларын һәм артистлыкларын күрсәттеләр. 15 нче майга кадәр конкурс барлык авыл мәдәният йортларында да үтәчәк.

“Язгы игелек атнасы " кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән 9 нчы мәктәп укучылары өчен хореография, вокал һәм рәсем буенча мастер - класслар үткәрелде. Балалар хореография буенча «Падеграс» тарихи-көнкүреш биюен, вокал буенча җыр вакытында дөрес сулыш алуны өйрәнделәр, рәсем буенча «язгы кошлар»аппликациясен ясадылар. Алар бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр, мастер-класслар уңышлы үтте, балалар канәгать калды.
6 апрель көнне Пусташит авылында яшәүче Кудряшов Геннадий Трофимович үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ветеранны олуг юбилее белән котларга Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары В. Г. Акатьев, авыл җирлеге башлыгы Д. В. Насретдинов, район мәдәният йорты муниципаль бюджет учреждениесе автоклубы хезмәткәрләре килде, Геннадий Трофим улының туганнары һәм якыннары җыелды. Юбиляр хөрмәтенә иң җылы котлаулар һәм теләкләр яңгырады, автоклуб хезмәткәрләре башкаруында ветеран яраткан җырлар яңгырады, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
6 апрель көнне Зәй шәһәренең спорт-сәламәтләндерү комплексында спорт остасы В. П. Николаев истәлегенә багышланган гер спорты буенча республика ярышлары булып узды. Зәй спортчыларының нәтиҗәләре: кечерәк кызлар арасында 53 кг. га кадәр авырлык категориясендә (9 катнашучы): 1 нче урын - Абдуллаева Эмилия, 2 нче урын - Шәйгәрданова Рүзинә. 53 кг. нан артык авырлык категориясендә (6 катнашучы): 1 нче урын - Әхтәмова Фәйрүзә. 63 кг. нан артык авырлык категориясендә өлкән кызлар арасында (4 катнашучы): 1 нче урын - Гатина Алсу. Өлкән егетләр арасында 85 кг. га кадәр авырлык категориясендә (3 катнашучы): 2 нче урын - Николаев Станислав, 3 нче урын - Таймасов Александр. 85 кг. артык авырлык категориясендә (3 катнашучы): 3нче урын-Игнатьев Игорь. 2003 елгы һәм кечерәк егетләр һәм кызлар арасында команда зачетында: 1 нче урын - Зәй районы,2 нче урын-Минзәлә районы, 3 нче урын - Азнакай районы. Команда зачетында 1нче урын-Ютазы районы, 2нче урын-Минзәлә районы, 3 нче урын-Зәй районы.
5-7 апрель көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә көрәш буенча Данил Галиев истәлегенә багышланган XXVI республика ярышлары булып узды. 65 кг авырлык категориясендә Дмитрий Левашов тренер-укытучы Фәйзуллин Р. Н. җитәкчелегендә 2 нче урынны алды. Гомумкоманда зачетында Зәй шәһәре командасы 4 нче урынга лаек булды.
3-6 апрель көннәрендә Казан шәһәренең бадминтон үзәгендә Татарстан Республикасы укучылары спартакиадасы исәбенә бадминтон буенча шәхси – команда беренчелеге узды. Уеннар ялгыз, парлы һәм катнаш разрядларда узды. Әлеге ярышларда «Барс» спорт мәктәбе укучылары да катнашты, (тренер Минһаҗев А. Р.). Үз төркемендә Зәй районы командасы 3 нче урынны алды.

6
апрель, 2019 ел
шимбә

Зәй аграрийлары язгы кыр эшләренә керештеләр. Бүген «Сәвәләй» җитештерү комплексы кырларында көзге культураларны тукландыру башланды. Механизаторлар һәм җитештерү комплекслары белән идарә итүче белгечләр алдында район башлыгы Р. Г. Кәримов, «Агрокөч» АҖ баш агрономы Р. М. Хәбибрахманов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ф. Т. Камалиев һәм башкалар чыгыш ясадылар. Район имам - мөхтәсибе Фатыйх хәзрәт Нуруллин үзенең догалары белән кыр эшләренә хәер-фатихасын бирде. Бүгенге көндә районга орлык, минераль ашламалар кайтару дәвам итә. Ашламаны авиациядән башка кертү өчен, «Барс» яңа авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынган. Һава шартлары уңай булу сәбәпле, районның барлык хуҗалыкларында да бу эшне кыска агротехник срокларда башкарып чыгу мөмкинлеге бар.

"Саулык–иң зур байлык”, диләр. Чөнки ул булмаса, кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм. Сәламәтлек кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләгенә ирешә, тирә-юньне танып белә, җәмгыять тормышында актив катнаша, хезмәттән, уеннар, бию һәм физик күнегүләрдән канәгатьлек ала. 5 апрель көнне С.Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәдә 9 мәктәпнең 8-9 сыйныф укучылары өчен “Сәламәтлек-минем дустым” дип исемләнгән чара узды.
«Язгы игелек атнасы» кысаларында «Энергетик» мәдәният сараенда мөмкинлекләре чикләнгән 9 нчы мәктәп укучылары өчен хореография, вокал һәм рәсем буенча мастер - класслар үткәрелде. Балалар хореография буенча «Падеграс» тарихи-көнкүреш биюен, вокал буенча җыр вакытында дөрес сулыш алуны өйрәнделәр, рәсем буенча «Язгы кошлар»аппликациясен ясадылар. Укучылар бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр, мастер-класслар уңышлы үтте, балалар бик канәгать калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International