Зәйдә “Сәламәтлек-минем дустым” уен программасы узды

2019 елның 6 апреле, шимбә
"Саулык–иң зур байлык”, диләр. Чөнки ул булмаса, кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм. Сәламәтлек кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләгенә ирешә, тирә-юньне танып белә, җәмгыять тормышында актив катнаша, хезмәттән, уеннар, бию һәм физик күнегүләрдән канәгатьлек ала. 5 апрель көнне С.Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәдә 9 мәктәпнең 8-9 сыйныф укучылары өчен “Сәламәтлек-минем дустым” дип исемләнгән чара узды. Әлеге чарада укучылар сәламәтлек темасына багышланган викторина, ярыш-бәйгеләрдә бик теләп үзләренең көчләрен сынашты. ”Без сәламәт яшәү рәвеше яклы” презентациясе, алкоголь һәм наркотикларның кеше организмына тискәре йогынтысы хакындагы мультфильм укучылар күңеленә аеруча хуш килде. Сәламәтлек – һәркем үзе күтәрелергә тиешле биеклек. Сәламәтлек – ул чыныгу, дөрес туклану, көндәлек режим, хезмәт, начар гадәтләрне булдырмау һәм әлбәттә хәрәкәт!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International