Балалар өчен хореография, вокал һәм рәсем буенча мастер – класслар узды

2019 елның 6 апреле, шимбә
«Язгы игелек атнасы» кысаларында «Энергетик» мәдәният сараенда мөмкинлекләре чикләнгән 9 нчы мәктәп укучылары өчен хореография, вокал һәм рәсем буенча мастер - класслар үткәрелде. Балалар хореография буенча «Падеграс» тарихи-көнкүреш биюен, вокал буенча җыр вакытында дөрес сулыш алуны өйрәнделәр, рәсем буенча «Язгы кошлар»аппликациясен ясадылар. Укучылар бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр, мастер-класслар уңышлы үтте, балалар бик канәгать калды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International