Зәй аграрийлары язгы кыр эшләренә керештеләр

2019 елның 6 апреле, шимбә

Зәй аграрийлары язгы кыр эшләренә керештеләр. Бүген «Сәвәләй» җитештерү комплексы кырларында көзге культураларны тукландыру башланды. Механизаторлар һәм җитештерү комплекслары белән идарә итүче белгечләр алдында район башлыгы Р. Г. Кәримов, «Агрокөч» АҖ баш агрономы Р. М. Хәбибрахманов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ф. Т. Камалиев һәм башкалар чыгыш ясадылар. Район имам - мөхтәсибе Фатыйх хәзрәт Нуруллин үзенең догалары белән кыр эшләренә хәер-фатихасын бирде. Бүгенге көндә районга орлык, минераль ашламалар кайтару дәвам итә. Ашламаны авиациядән башка кертү өчен, «Барс» яңа авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынган. Һава шартлары уңай булу сәбәпле, районның барлык хуҗалыкларында да бу эшне кыска агротехник срокларда башкарып чыгу мөмкинлеге бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International