ЯҢАЛЫКЛАР


9
апрель, 2019 ел
сишәмбе
Бу хакта 8 апрельдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов рәсилегендә узган киңәшмәдә әйтелде. Очрашуның темасы Татарстан Республикасы хуҗалыкларында сугарулы азык культураларын игүнең нәтиҗәлелеген арттыру хакында сөйләшү булды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, «Татмелиоводхоз» идарәсе ФДБУ директоры Марс Хисмәтуллин, Казан дәүләт аграр университеты профессоры Фаик Софиоллин, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм башка җаваплы затлар катнашты. Марс Хисмәтуллин Татарстан Республикасында мелиорация программасын гамәлгә ашыру йомгаклары һәм сугарулы игенчелекне алга таба үстерү перспективалары турында сөйләде. Аның нотыгында әйтелгәнчә, 2018 елда 3,4 мең га сугарулы җирләр торгызылган, 35 гидротехник корылма һәм буалар ремонтланган, аларда 89 млн. куб.м. су җыела. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тарафыннан мелиорация буенча түбәндәгеләргә чыгымнар өлешен кайтаруга дәүләт ярдәме карала: 1. Су белән тәэмин итү һәм скважиналар бораулар системаларын төзү һәм реконструкцияләүгә тотылган чыгымнарның 90%ы субсидияләнә. 2018 елда эшләр 15 млн. сумлык субсидияләнгән. 2. Су сиптерү техникасын һәм куәтле суырткыч җайланмалары сатып алу чыгымнары – 70%. Бу максатлар өчен 2018 елда 130 млн. сум акча бүленгән иде. 3. Сугарулы һәм киптерелгән җирләрне торгызу һәм реконструкцияләү өчен чыгымнарның 50%ы субсидияләнде. Татарстан Республикасы шартларында сугарулы җирләрдә азык культураларын игү технологиясе үзенчәлекләре турында Фаик Софиоллин сөйләде. Ул кишәрлекне сайлау кагыйдәләренә, табигый печәнлекләрне һәм көтүлекләрне өстән һәм тамырдан яхшырту технологияләренә, үләннәрне һәм үлән катнашмаларын сайлауның төп принципларына, күпьеллык үләннәрне чәчү нормаларына һәм болыннарны ашламалау системасына җентекле тукталды. Киңәшмәгә чакырылган сугарулы мәйданнарда авыл хуҗалыгы культуралары үстерүче хуҗалыклар вәкилләре үзләренең эш тәҗрибәләре белән бүлештеләр һәм агымдагы елга планнары турында сөйләделәр. Чара азагында Илдус Габдрахманов, минераль ашламаларның файдасы да сугарулы җирләрдә күбрәк, дип ассызыклады. Шуңа бәйле рәвештә, сугарулы мәйданнарда эшләүче хуҗалыклар өчен методик күрсәтмәләр эшләргә һәм белгечләрне махсус укытуны оештырырга, шулай ук гидропоркормщиклар сатып алырга теләкләре булган хуҗалыкларга ярдәм итәргә дигән карар кабул ителде. Хуҗалыкларның үзләренә авыл хуҗалыгы культуралары һәм аларны тукландыру карталарын эшләргә тәкъдим ителде. Белешмә өчен: Гидроподкормщиклар - ул су сиптерү машиналарына яисә җайланмаларына өстәмә махсус җайланма, шулай ук катнаш ашлама эремәләрен әзерләү һәм аларны насосның сурдыру линиясе аша яисә сугару системасының су җыю магистрале аша сиптерелә торган суга дозалап кертү өчен мөстәкыйль технологик җайланма.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2019 елның беренче кварталындагы эшенә йомгаклар ясаганда әйттеләр. Чараны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары, терлекчелек буенча консультантлары, “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ, белгечләре, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Үз чыгышында Нәҗип Хаҗипов ит һәм сөт мәсьәләләренә игътибар юнәлтте. Сөт җитештерү - авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен шактый зур финанс чыганагы ул һәм әлеге мәсьәлә Министрлыкның даими контролендә тора, диде ул. Авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан бу елның гыйнварында 317 мең тонна сөт җитештерелгән (узган елга карата 103%), ит - 98,7 мең тонна (102%). Сөт арттыруда алдынгылар рәтендә Әлмәт, Балтач, Буа, Түбән Кама, Кукмара һәм Тукай районнары. Республика буенча эре мөгезле терлекләр саны 727,8 мең баштан артык, шул исәптән сыерлар – 241,9 мең баш һәм дуңгызлар - 446,6 мең баш. 83,6 мең баштан артык бозау туган. Эре мөгезле терлекләр санын арттыру буенча алдынгылар рәтендә Мамадыш, Әлки, Балтач, Буа, Алексеевск, Кукмара һәм Чистай районнары. Министр урынбасары шулай ук тарихи татар токымлы атларны үрчетү зарурлыгына да тукталды. Бу максатлар өчен республикада аларны алу һәм тотуга субсидия карала. Тарихи татар токымлы атларны сатып алуга бәйле чыгымнарны каплауга бирелә торган субсидия күләме тотылган чыгымнарның 60%ын тәшкил итә, ә бияләрне тотуга бәйле чыгымнар бер татар токымлы ат өчен 20 мең сум карала. Субсидия, бияләрнең баш санын саклап калганда, ел саен бирелә. Субсидия алу өчен шулай ук һәр атның нәсел таныклыгы яисә паспорты булу шарт.

ТОС җитәкчеләре белән киңәшмәне бүген шәһәр башлыгы урынбасары Е.В.Недошивина үткәрде. Очрашу барышында 2019 елның 1 кварталы нәтиҗәләре буенча шәһәрнең 6 территориаль-иҗтимагый үзидарәсе җитәкчеләренең отчетлары тыңланды. Киләсе айга төп эш юнәлешләре булып халык белән йорт яны территорияләрен тиешле халәткә китерү, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү кысаларында чаралар үткәрү, ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм күрсәтү буенча волонтерлар хәрәкәте белән хезмәттәшлек итү торачак. Ташландык йортларны ачыклау һәм тиешле хәлгә китерү буенча эш иң мөһим бурычларның берсе булып кала бирә. Бу эш шулай ук, 15нче апрельдән махсус янгынга каршы режим урнаштыру белән бәйле рәвештә кирәк. Елена Владимировна урамнарны йөреп чыгып, халык арасында аңлату эше алып бару кирәклеге хакында, янгынга каршы режим билгеләү турында хәбәр итте, йорт территорияләрендә коры үлән һәм ботакларны яндыру тыела торган срокларны билгеләде, кирәк булганда бу эшкә административ комиссия хезмәткәрләрен җәлеп итәргә чакырды. Шулай ук санитар икеайлык кысаларында территориаль иҗтимагый үзидарә территорияләрендә кибет хуҗалары белән эшне көчәйтергә кирәклеген аңлатып үтте. Киңәшмә ахырында  "Елның иң яхшы территориаль-иҗтимагый үзидарәсе" республика конкурсына йомгак ясалды. 5 урын алган «35 квартал» территориаль иҗтимагый үзидарәсе җитәкчесе Зәбирова Румия Шәрәфетдин кызының территорияне төзекләндерү өчен, 160 мең сум күләмендә грант алачагы хәбәр ителде.  Елена Владимировна ирешелгәннәрдә тукталып калмаска һәм төрле юнәлештәге проектларны тормышка ашыру өчен акча җәлеп итү максатыннан конкурсларда катнашырга чакырды.

2019 елның 12 апрелендә хезмәт мәсьәләләре буенча халык өчен «Кайнар линия» телефоны эшләячәк, аның кысаларында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты хезмәткәрләре, Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе хезмәткәрләре гражданнарга хезмәт хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация бирәчәкләр. "Кайнар линия" телефонының эш вакыты: 09.00-17.00 сәгатькә кадәр, телефоны: (843) 236-00-71.

Район хуҗалыклары авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауны тулысынча төгәлләделәр.  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы нигезендә, агросәнәгать комплексы оешмаларын язгы кыр эшләренә вакытында әзерләүне тәэмин итү максатларында, район башлыгы Кәримов Разиф Гали улы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы вәкилләре-министрның инженер-техник сәясәт буенча урынбасары Таһирҗанов Тәлгать Галимҗан улы, Агросила Групп вәкилләре, Дәүләт техник күзәтчелеге, Россельхозцентр вәкилләре һәм авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре катнашында конкурс узды. Район башлыгы Кәримов Разиф Гали улы җитәкчелегендәге комиссия «Восток», «Зәй шикәре», «Зәй», «Нива» агрофирмаларының бүлекчәләрен йөреп чыкты. Алар техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген, хезмәтне саклау таләпләрен үтәүне, авыл хуҗалыгы машиналарын агрегатлаштыруның сыйфатын, агрофирмаларның эш планы нигезендә әзерлек дәрәҗәсен билгеләделәр. Барлык тракторлар да мәйданда бер рәткә тезелде. Оешмаларның чәчү эшләренә әзерлек дәрәҗәсен билгеләгәндә комиссия хуҗалыкларның язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек дәрәҗәсенең бәяләү күрсәткечләренә таянып эш итә. Әзерлек шундый критерийлар буенча бәяләнә: тракторларга техник карау узу, күчмә ремонт звеносы булу, техник хезмәт күрсәтү пунктының эше, хезмәтне саклау буенча расланган инструктажлар, Министрлар Кабинеты һәм хезмәтне саклау буенча документлар булу, барлык технологик процессларны үтәү, орлык материалының әзерлеге, чәчү нормаларын үтәү, орлыкларның ялгану тирәнлеге, агрегатның тизлеге, кырларның культурасын арттыру. Очрашу вакытында механизаторларга хезмәткә түләү бәясен аңлаттылар, язгы кыр эшләрендә мәшгуль хезмәткәрләрне стимуллаштыру турында нигезләмәне җиткерделәр. Конкурс нәтиҗәләре иртәгә игълан ителәчәк. Язгы кыр эшләрен уңышлы башкару өчен безнең районга 1 га сөрүлеккә 20 кг. исәбеннән 1852 тонна һәм чөгендер чәчү өчен 1 гектарга 20 кг. исәбеннән 1852 тонна ташламалы дизель ягулыгы бүлеп бирелгән.

2019 елның 9 апрелендә Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Н. А. Нифатов, Башкарма комитет һәм торак ширкәте милекчеләре вәкилләре катнашында күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлауны контрольдә тоту буенча күчмә киңәшмә узды. 2019 елда 15 күпфатирлы йортта капиталь ремонт планлаштырылган. Бүгенге көндә шуларның 12сендә эшләр бара инде. Тикшерүнең төп максаты-җитештерелә торган эшләрнең сыйфатын тикшерү, хезмәтне саклау нормаларын һәм куркынычсызлык техникасын үтәү. Тикшерү нәтиҗәсендә кисәтүләр ачыкланмаган, барлык эшләр дә җитештерү графигы буенча гамәлгә ашырыла.

8
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

5 апрель көнне район мәдәният йортында үткән фестиваль- конкурста өч гаилә: Сәвәләй авылыннан Носковлар гаиләсе (Сәвәләй мәдәният йорты), Иске Маврин авылыннан Богомазовлар гаиләсе(авыл клубы), Якты Күл авылыннан Әхмәтовлар гаиләсе(Якты Күл мәдәният йорты) катнашты. Конкурс 4 номинация буенча узды: 1."Иҗат",2."Минем яраткан гаиләм" (үзе турында сөйләгәннән фотопрезентация),3."Гаилә реликвиясе" (иҗади презентация белән гаилә реликвиясе турында хикәя), 4."Гаиләнең яраткан ризыгы" (ризык күрсәтү, аны ничек әзерләү һәм аш-су тарихы турында сөйләү). Барлык гаиләләр дә үзләренең осталыкларын, тырышлыкларын һәм артистлыкларын күрсәттеләр. 15 нче майга кадәр конкурс барлык авыл мәдәният йортларында да үтәчәк.

“Язгы игелек атнасы " кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән 9 нчы мәктәп укучылары өчен хореография, вокал һәм рәсем буенча мастер - класслар үткәрелде. Балалар хореография буенча «Падеграс» тарихи-көнкүреш биюен, вокал буенча җыр вакытында дөрес сулыш алуны өйрәнделәр, рәсем буенча «язгы кошлар»аппликациясен ясадылар. Алар бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр, мастер-класслар уңышлы үтте, балалар канәгать калды.
6 апрель көнне Пусташит авылында яшәүче Кудряшов Геннадий Трофимович үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ветеранны олуг юбилее белән котларга Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары В. Г. Акатьев, авыл җирлеге башлыгы Д. В. Насретдинов, район мәдәният йорты муниципаль бюджет учреждениесе автоклубы хезмәткәрләре килде, Геннадий Трофим улының туганнары һәм якыннары җыелды. Юбиляр хөрмәтенә иң җылы котлаулар һәм теләкләр яңгырады, автоклуб хезмәткәрләре башкаруында ветеран яраткан җырлар яңгырады, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
6 апрель көнне Зәй шәһәренең спорт-сәламәтләндерү комплексында спорт остасы В. П. Николаев истәлегенә багышланган гер спорты буенча республика ярышлары булып узды. Зәй спортчыларының нәтиҗәләре: кечерәк кызлар арасында 53 кг. га кадәр авырлык категориясендә (9 катнашучы): 1 нче урын - Абдуллаева Эмилия, 2 нче урын - Шәйгәрданова Рүзинә. 53 кг. нан артык авырлык категориясендә (6 катнашучы): 1 нче урын - Әхтәмова Фәйрүзә. 63 кг. нан артык авырлык категориясендә өлкән кызлар арасында (4 катнашучы): 1 нче урын - Гатина Алсу. Өлкән егетләр арасында 85 кг. га кадәр авырлык категориясендә (3 катнашучы): 2 нче урын - Николаев Станислав, 3 нче урын - Таймасов Александр. 85 кг. артык авырлык категориясендә (3 катнашучы): 3нче урын-Игнатьев Игорь. 2003 елгы һәм кечерәк егетләр һәм кызлар арасында команда зачетында: 1 нче урын - Зәй районы,2 нче урын-Минзәлә районы, 3 нче урын - Азнакай районы. Команда зачетында 1нче урын-Ютазы районы, 2нче урын-Минзәлә районы, 3 нче урын-Зәй районы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International