Зәй районы командасы бадминтон буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә 3 нче урынны яулады

2019 елның 8 апреле, дүшәмбе

3-6 апрель көннәрендә Казан шәһәренең бадминтон үзәгендә Татарстан Республикасы укучылары спартакиадасы исәбенә бадминтон буенча шәхси – команда беренчелеге узды. Уеннар ялгыз, парлы һәм катнаш разрядларда узды. Әлеге ярышларда «Барс» спорт мәктәбе укучылары да катнашты, (тренер Минһаҗев А. Р.). Үз төркемендә Зәй районы командасы 3 нче урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International