Хөрмәтле зәйлеләр! Сезне 2019 елның 13 апрелендә «Зәй» Агросәнәгать паркы территориясендә беренче тапкыр үткәреләчәк авыл хуҗалыгы ярминкәсенә чакырабыз. Анда «Зәй» Агросәнәгать паркы һәм җирле җитештерүчеләр авыл хуҗалыгы продукциясенең киң ассортиментын тәкъдим итәчәк. Шәһәр халкын ярминкәгә 7:00 дән -12: 00 сәгатьтә кадәр Гагарин урамы, Автовокзал, Яңа шәһәр, Агропарк маршруты буенча түләүсез автобус йөртәчәк. Анда «Энергетик» мәдәният сарае һәм район мәдәният йорты иҗат коллективларының концерт программасы күрсәтеләчәк. Ярминкә 7: 00 сәгатьтә башлана.
12 - 15 нче апрель көннәрендә сәгать 9.00 дан 17.00 га кадәр вакыт эчендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе, Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы «Хезмәт хокукларын яклау» темасына «Кайнар линия»үткәрә. Гражданнарга тәҗрибәле белгечләрдән хезмәт хокукларын яклауга кагылышлы сораулар буенча 8-843(236-00-71), 8-843(236-89-15), 8-843(236-40-17), 8-843(236-40-62) телефоннары буенча консультация алу мөмкинлеге дә тудырыла.
10 апрельдә хакимиятнең кече залында Зәй муниципаль районы Советының бюджет-финанс мәсьәләләре, икътисади үсеш һәм муниципаль милек һәм җир мәсьәләләре, экология һәм ТКХ буенча даими комиссияләренең уртак утырышы узды. Шәһәр Советы комиссияләренең уртак утырышы эшендә Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Елена Владимировна Недошивина, Зәй шәһәре Советы депутатлары, шәһәр, район Советы аппараты, Башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре, дәүләт органнарының территориаль бүлекләре җитәкчеләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Анда 2018 елда Зәй шәһәре Башкарма комитетының эшчәнлеге, 2018 елда Зәй шәһәре бюджеты үтәлеше турында, «Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы «Зәй шәһәре» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен раслау турында " 29.10.2013 ел, № 129 Зәй шәһәре Советы карарына үзгәрешләр кертү турында мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Депутатлар көн тәртибендәге барлык мәсьәләләр буенча тиешле карар проектларын кабул иттеләр. Утырышка Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Елена Владимировна Недошивина йомгак ясады.
Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты хәбәр иткәнчә, Зәй районында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча КФҮ ДБУ филиалы эшли. Бүгенге көндә 100 дән артык хезмәт күрсәтүне бер тәрәзәдә алырга була. Күрсәтелә торган хезмәтләрнең тулы исемлеге белән Зәй муниципаль районы рәсми сайтының «Район тормышы – дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр – КФҮ ДБУ филиалы» бүлегенә (http://zainsk.tatarstan.ru)электрон адресы буенча кереп танышырга яки 7-47-29 телефоны буенча кирәкле мәгълүматны алырга мөмкин. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр буенча документлар кабул итү һәм бирү Автозавод урамы, 1А адресы буенча урнашкан Зәй районы КФҮ ДБУ филиалында башкарыла. КФҮ гражданнарга уңайлы булсын өчен булдырылган, анда документлар тапшыру һәм консультация алу өчен мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Барлык кирәкле өстәмә мәгълүмат федераль, региональ һәм муниципаль хакимиятнең төрле органнары арасында төзелгән хезмәттәшлек нигезендә мөрәҗәгать итүченең катнашуыннан башка соратып алына. Гражданнар муниципаль хезмәтләрнең административ регламентларының махсус исемлеге һәм таләпләре буенча теге яки бу хезмәт күрсәтү өчен кирәкле булган документлар җыелмасын әзерләргә һәм хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыручы башка оешмалар тарафыннан теге яки бу актларны алу өчен, КФҮ белгеченә тапшырырга тиеш. Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы муниципаль берәмлегендә административ регламентлар эшләнде һәм расланды, муниципаль хезмәтләр шулар нигезендә башкарыла.
Конкурсның төп максаты – авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең кызыксынучанлыгын арттыру, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне арттыруда югары нәтиҗәләргә ирешү һәм технологик процессларны оптималь срокларда үтәү. Конкурста мөмкин булган 40 баллдан, 40 баллны «Чыбыклы " җитештерү комплексы җыйды. II урын - 39,5 балл белән «Нива " ҖЧҖендә. Трактор парклары әзер, техник карау 100% ка башкарылган, механизаторлар махсус кием-салым, аптечка һәм ут сүндергечләр белән тәэмин ителгән. Иң мөһиме, техника технология буенча куелган. III урын 39 балл белән - «Аксар " җитештерү комплексында. Бу хуҗалыкта башкаларныкы кебек үк, трактор паркы шулай ук яхшы дәрәҗәдә әзерләнгән. 2019 елгы язгы кыр эшләрендә төрле маркадагы 290 трактор, шул исәптән югары җитештерүчәнлекле энергия белән тәэмин ителгән 54 трактор катнашачак. Барлык тракторлар да тәүлек буе эшләүне оештыру өчен ике тәҗрибәле механизатор белән тәэмин ителгән. Язгы кыр эшләрендә 500гә якын механизатор катнашачак. Чәчү эшләрендә 88 чәчкеч агрегаты, 15 чәчү комплексы, 145 тырмалау агрегаты, 89 культиватор һәм 28 катнаш агрегат җәлеп ителәчәк.