Хөрмәтле зәйлеләр! Сезне 2019 елның 13 апрелендә «Зәй» Агросәнәгать паркы территориясендә беренче тапкыр үткәреләчәк авыл хуҗалыгы ярминкәсенә чакырабыз. Анда «Зәй» Агросәнәгать паркы һәм җирле җитештерүчеләр авыл хуҗалыгы продукциясенең киң ассортиментын тәкъдим итәчәк. Шәһәр халкын ярминкәгә 7:00 дән -12: 00 сәгатьтә кадәр Гагарин урамы, Автовокзал, Яңа шәһәр, Агропарк маршруты буенча түләүсез автобус йөртәчәк. Анда «Энергетик» мәдәният сарае һәм район мәдәният йорты иҗат коллективларының концерт программасы күрсәтеләчәк. Ярминкә 7: 00 сәгатьтә башлана.