Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантлар алуга яңа эш башлаучы фермерлардан гаризалар кабул итә башлады

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе
Министрлык «2017 – 2020 елларга Татарстан Республикасында яңа эш башлаучы фермерларга» ведомство программасында катнашу өчен крестьян (фермер) хуҗалыкларын конкурс нигезендә сайлап алуда катнашуга гаризалар кабул итү башлану турында игълан итә. Гаризалар һәм документлар министрлык тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев урамы, 36 йорт, 3 кат, 307 бүлмә. Документлар һәм гаризалар 2019 елның 10 апреленнән 13 майга кадәр эш көннәрендә 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр һәм 13.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр кабул ителә. Грант бирү тәртибе һәм документлар формалары турындагы тулырак мәгълүматны (http://agro.tatarstan.ru/rus/konkurs-2019-3483837.htm)сылтамасы буенча белешергә мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International