Атна дәвамында спорт-сәламәтләндерү комплексында «Сәламәтлек – 2019» спартакиадасы исәбенә предприятие, оешма һәм учреждениеләрнең ир-ат командалары арасында волейбол буенча шәһәр беренчелеге узды: 9 апрельдә: мәгариф идарәсе – ТЕХНО 2: 0, ДИНАМО-Үзәк район хастаханәсе 2: 0; 10 апрельдә: ДИНАМО-Тамерлан 2:0, ГРЭС – Аккурайд 2:0 исәбенә уйнадылар. 11 апрельдә Аккурайд – Тамерлан һәм ГРЭС-ДИНАМО командалары арасында 3-4 нче урыннар өчен финал уеннары узды. Нәтиҗәләр буенча урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 урын ГРЭС, 2 урын ДИНАМО, 3 урын Аккурат, 4 урын Тамерлан.
2019 елның 23 апрелендә 15.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Зәй муниципаль районында гражданнарны күчмә кабул итәчәк. Кабул итү Зәй шәһәре, Крупской урамы, 6 йорт, 59 бүлмә адресы буенча узачак. Алдан язылу өчен телефоннар: 6-60-18, 6-65-45. Якын-тирә районнардагы гражданнар да үз сораулары белән мөрәҗәгать итә ала.
2019 елның 11 апрелендә хакимиятнең зур залында шәһәр Советының законлылык, регламент һәм депутат этикасы буенча даими комиссиясе утырышы узды. Депутатлар "2015-2020 елларга Зәй муниципаль районында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» программасын үтәүгә юнәлдерелгән чаралар турында, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре җирле үзидарә органнарының законнары һәм муниципаль норматив хокукый актларына үзгәрешләр кертү мониторингын үткәрү турында нигезләмә хакында, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советының 2018 елның 15 ноябрендәге 130 номерлы «Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Зәй шәһәрендә җәмәгать тыңлаулары (җәмәгать фикер алышуларын) үткәрү тәртибе турында нигезләмәне раслау хакында " карарына үзгәрешләр кертү турында, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре муниципаль хезмәткәрләренә коммерцияле булмаган оешмалар белән идарә итүдә түләүсез нигездә катнашу яки аларның коллегиаль идарә итү органнары составына керү өчен эшкә алучы (эш бирүче) вәкиленең рөхсәтен алу тәртибе турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында чыгышлар тыңланды. Утырышта Зәй муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Токмакова Татьяна Викторовна, район Советының юридик бүлеге башлыгы Кудряшов Владимир Валериевич чыгыш ясады. Депутатлар көн тәртибендәге барлык мәсьәләләр буенча тиешле карар проектларын кабул иттеләр.