Зәйдә “Вакансияләр ярминкәсе” узды

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе
“Зәй шәһәре мәшгульлек үзәге” дәүләт казна учреждениесендә чираттагы “Вакансияләр ярминкәсе” узды. Ярминкәдә өч оешма – “КАМАЗ” Кою заводы АҖ, «Эссен Продакшен АГ» акционерлык җәмгыяте, «Зәй кирпеч заводы» ҖЧҖ вәкилләре катнашты. Эшсез һәм эш эзләүче гражданнарга 26 вакансиядә 166 эш урыны тәкъдим ителде, вахта йөрүе, хезмәт шартлары һәм эшкә алынучыларга таләпләр, медицина тикшерүе үтү һәм башка кирәкле мәгълүмат җиткерелде. Эш эзләүчеләр арасында яшьләр дә, шулай ук пенсия яше алдындагы гражданнар да бар иде. Үзләренә ошаган эш тапмаган гражданнар Зәй мәшгульлек үзәге базасында булган вакансияләр белән таныштырылды, “Росиядә эш” порталы мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирелде. Ярминкәгә барлыгы 34 кеше килде, аларның 3се даими эшкә юллама алды. Эшкә чакыру дәвам итә, бу турыда тулырак мәгълүматны Зәй мәшгульлек үзәгендә 8(85558) 7-15-43 телефоны аша алырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International