Зәйдә бөек шагыйрь Габдулла Тукай иҗатына багышланган чара узды

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе
Габдулла Тукай татар әдәбияты тарихына милли шигъриякә нигез салган һәм аның классик стилен булдырган бөек шагыйрь буларак кереп калды. Кыска гына гомере эчендә Тукай бик зур мирас калдырды, аның яртысын диярлек балалар әдәбияты алып тора. Туган телгә, туган якка, аның табигатенә мәхәббәт бездә Тукай әкиятләре һәм шигырьләре аша туа. Аның әсәрләре балаларны хезмәткә, гадел булырга өйрәтә. Тукай һәм аның 133 еллыгы уңаеннан "Энергетик" мәдәният йортында "Тукай эзләре буйлап "дип исемләнгән әдәби-музыкаль викторина үткәрелде. Аны "Адымнар" татар мәдәнияты клубы оештырды. Викторинада тамашачылар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, шигырьләр сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр, "Тукай-безнең күңелләрдә" китап күргәзмәсенә күзәтү ясадылар. Тамашачылар шагыйрьнең шигырьләрен сәхнәләштереп тә күрсәттеләр. Әдәби-музыкаль викторина Габдулла Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International