Зәй муниципаль районы башлыгы Р.Г. Кәримовның 1 май –Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлавы

2019 елның 1 мае, чәршәмбе
Хөрмәтле зәйлеләр һәм шәһәребез кунаклары! Сезне 1 Май - Яз һәм хезмәт бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм! Әлеге якты һәм шатлыклы бәйрәм берләшү һәм бердәмлекне гәүдәләндерү символы, тырыш хезмәткә тирән хөрмәт билгесе булып тора. 1 Май – хезмәте белән киләчәк көнне булдыручы, Ватаныбыз иминлеген һәм куәтен ныгытучы, гаилә һәм якыннарның иминлеген кайгыртучы барлык кешеләр бәйрәме ул. Зәй муниципаль районы хезмәт сөючән һәм талантлы кешеләре белән дан тота. Бездә игенчеләр һәм терлекчеләр, энергетикар һәм машина төзүчеләр, ташчылар һәм балта осталары,төрле хезмәт башкаручылар иңгә-иң торып тырышып эшлиләр. Хөрмәтле зәйлеләр, сезнең һәркайсыгызның фидакарь хезмәте белән районыбыз бүгенге социаль-икътисади үсеш бурычларын нәтиҗәле үти, төрле өлкәләрдә югары күрсәткечләргә ирешә һәм ышаныч белән киләчәккә карый. Намуслы тырыш хезмәтегез, туган ягыбызга мәхәббәтегез өчен зур рәхмәт сезгә. Башлаган теләсә нинди эшегез сезгә канәгатьлек китерсен, аның нәтиҗәләре сезне куандырсын, киләчәккә яңа мөмкинлекләр ачсын. Сезгә һәм сезнең якыннарыгызга сәламәтлек, бәхет, гаилә җылысы, районыбыз, республика, тулаем илебез өчен булган хезмәтегездә зур уңышлар телим!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International