Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәге Европа иммунлаштыру атналыгына кушылды

2019 елның 30 апреле, сишәмбе
Европа иммунлаштыру атналыгы кысаларында Зәй, Әлмәт, Лениногорск районнарында кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте идарәсенең территориаль органы җитәкчесе урынбасары Ринат Насыйбуллин һәм Зәй районы үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары, фтизиатр-табиб Фалих Зәйнуллин Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәге хезмәткәрләре, социаль яклау бүлеге белгечләре һәм эшсезләр өчен лекция уздырдылар. Белгечләр үз чыгышларында вакцинациянең мөһимлеге, кеше иминлеге өчен куркыныч тудыручы авырулар турында сөйләде. Язгы чорда урманда һәм бакча участокларында талпаннар активлаша. Спикерлар талпан “корбаны” булмас өчен куркынычсызлык кагыйдәләре хакында искәртте. Лекция барышында катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International