Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министры Марат Әхмәтов Зәй муниципаль районында язгы кыр эшләренең барышын югары бәяләде

2019 елның 30 апреле, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М.Г. Әхмәтов язгы кыр эшләренең барышы белән танышу өчен Мөслим, Сарман һәм Зәй муниципаль районнарына эш сәфәре кылды. Марат Әхмәтов район башлыгы Разиф Кәримов озатуында вертолетта Зәй районы кырлары өстеннән очып узды, аннары Аксар авылы басуында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, фермерлар белән очрашты. Быел район республикада беренчеләрдән булып кыр эшләренә кереште. Бүгенге көндә чәчү эшләре 60% ка башкарылган. Көзге бодай басуларының торышы яхшы. Бу культура районда 17500 гектар мәйданны били. Көздән минераль ашламалар җитәрлек күләмдә кертелде. Хәзер эшләр тамырдан тукландыру буенча бара. Иртә язда "Барс" сиптергечләре белән беренче кат тукландыру үткәрелгән иде. Районның төп культурасы-шикәр чөгендере быел 9324 гектар биләячәк, яртысыннан артыгы чәчелгән инде. Язгы бодай-5284 га, 2300 га мәйданда чәчелгән, 15625 га мәйданда арпа чәчү эшләре тәмамланган. Марат Әхмәтов районда язгы кыр эшләренең барышына югары бәя бирде, Зәй аграрийларына игенчелектә югары культура, инновацион технологияләр, эшкә фәнни якын килүләре өчен рәхмәт белдерде, шул ук вакытта районның эш темплары буенча республикада лидер булуын билгеләп үтте. Министр шулай ук язгы чәчү һәм көзге культураларны тукландыруның яхшы оештырылуын уңай яктан билгеләде. «Республикада җир эшкәртү культурасы буенча сезгә тиңнәр юк. Зәй районында көзге культураларның торышы иң яхшыларның берсе. Бу технологияне катгый үтәү һәм күп көч таләп итә торган эш нәтиҗәсе», - дип билгеләп үтте Марат Готыф улы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International