Әлмәт драма театрында дирижер Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге La Primavera Казан камера оркестры концерты узды. Оркестр тарафыннан тормышка ашырыла торган «Киләчәк йолдызлары» проекты кысаларында үткән концертта яшь музыкантлар катнашты. Алар арасында Зәй балалар музыка мәктәбенең фортепиано бүлеге укучысы, педагог Татьяна Тимофеевада шөгыльләнгән Михаил Ялтанский да бар иде. Ул, Рөстәм Әбязов белән (ул Россиядән читтә билгеле булган һәм Бөтендөньяда танылган музыкантлар белән бер сәхнәдә уйнаган) композитор Нәҗип Җиһановның әсәрен башкарды.
30 апрельдә мәдәният елы кысаларында, Зәй муниципаль районынының шәһәр мәдәният йортында "Театр дөньясында" район театр фестиваленең Гала-концерты булды. Бу көнне һәр авыл мәдәният йортында иҗади сезон дәвамында узган фестивальгә йомгак ясалды. Әлеге сәхнәдә чыгыш ясау өчен, 22 иҗат коллективы көч сынашты. Фестивальдә 500дән артык кеше катнашты һәм аның җиңүчеләре дә билгеле булды. 1 урынга-Түбән Биш авыл мәдәният йорты, 2 урынга-Кадер авылы мәдәният йорты, 3 урынга- шәһәр мәдәният йорты лаек булды.
Бүген Р. Фәрдиев исемендәге паркта традицион "Уйнагыз, гармуннар!" фестивале узды. Бәйрәмдә муниципаль район башлыгы урынбасары В. Г. Акатьев, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары А. В. Чапков, районның 26дан артык гармунчысы катнашты. Көй башкаручылар-безнең белән янәшә яшәүче гади кешеләр, районда аерым бер урын тоталар. Нәкъ менә алар бүгенге көнгә кадәр гармун музыка коралын саклап килүчеләр. Мондый фестивальләрне чын мәгънәсендә "Күңел бәйрәме" дип атарга мөмкин. Бүген бирегә җыелган чарада катнашучыларны мәдәният йортлары, үзәк китапханә, балалар иҗат йорты, сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре төрле мәдәният күргәзмәләре белән таныштырдылар. Музыкаль программа барлык зәйлеләргә язгы бәйрәм кәефе бүләк итте.