Зәйдә «Театр дөньясында» шәһәр театр фестиваленең Гала-концерты узды

2019 елның 30 апреле, сишәмбе
Мәдәният елы кысаларында, 29 апрельдә Зәй муниципаль районының «Энергетик» мәдәният сараенда «Театр дөньясында» шәһәр театр фестиваленең Гала-концерты узды. Фестивальне оештыручылар: «Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы башкарма комитеты мәдәният идарәсе» муниципаль бюджет учреждениесе, «Энергетик» мәдәният сарае. Шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары арасында үзешчән сәнгать конкурсы 2018 елның ноябреннән алып 2019 елның апреленә кадәр дәвам итте. Фестивальдә 17 балалар бакчасы, шәһәрнең 9 мәктәбе, Зәй политехник көллияте, балалар сәнгать мәктәбе, “Физкультура һәм спорт идарәсе”, «Яшьләр эшләре идарәсе», «Мәдәният идарәсе», Зәй ГРЭСЫ катнашты. Гала-концертта шәһәр учреждениеләре, предприятиеләренең иң яхшы номерлары чыгыш ясады. Катнашучылар күп булуга карамастан, чара бер сулышта узды. Һәр чыгыш җылы алкышлар белән үрелеп барды. Чара ахырында бүләкләү тантанасы оештырылды, анда катнашучылар дипломнар һәм сертификатларга ия булдылар. Конкурста барлыгы 1200 дән артык кеше катнашты. «Театр дөньясында» шәһәр театр фестивале җиңүчеләре: Гран-При - 4нче мәктәп, Гран-При - «Аленка» балалар бакчасы, 1 урын - «Салават күпере» балалар бакчасы, 1 урын - Зәй политехник көллияте, 2 урын - «Тату гаилә» балалар бакчасы, 2 урын - «Балалар сәнгать мәктәбе», 3 урын – «Уймак кыз» балалар бакчасы, 3 урын - 9нчы мәктәп.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International