"Шатлык" балалар бакчасында "Агач утырт" акциясе бик җанлы үтте. Акциянең бурычлары: балаларда туган як табигатен өйрәнүгә карата кызыксыну үстерү, табигатькә, туган җирнең табигый байлыкларына сакчыл караш тәрбияләү, балалар бакчасы янын яшелләндерү, программа нигезендә балалар белергә тиешле агачлар утырту. Чараның актуальлеге: кеше агачлар яки башка үсемлекләр утырта икән, ул турыдан туры җир белән тыгыз бәйләнештә була. Агач утыртуда катнашучылар, киләчәктә табигатьне пычратудан, бозудан, читтә торыр, ягъни җиткергән кеше, җимерүче булмас, бирүче, кире тартып алмас. Киләсе буын өчен җиребез ышанычлы кулларда булыр. “Шатлык” балалар бакчасында үткән “Агач утырт” акциясендә әти-әниләр, бакча хезмәткәрләре, ә иң мөһиме балалар бик теләп катнашты. Планетабыздагы яшеллекне булдыру, саклауда ярдәм оештыруда алар һәрдаим катнашып киләләр, һәм кече яшьтән сабыйларны да шуңа өйрәтәләр. Ә балалар бу эштә катнашулары белән горурланалар, үзләре утырткан агачларын сөенә-сөенә әти-әниләренә күрсәтергә ашыгалар. Әлбәттә, акциядә катнашучы әти-әниләр дә бу чарага бик зур өлеш кертте, алар агач үсентеләре белән тәэмин иттеләр. “Шатлык” балалар бакчасы җитәкчелеге үз чиратында, балаларга һәм әти-әниләргә зур рәхмәтен җиткерде.
Җәйге каникул вакытлары килеп җитә. Җәй - барлык балаларның яраткан вакыты. Җәйге каникулларны укучы тормышында ничек куркынычсыз итәргә?
“Энҗе” балалар бакчасында “Чәчәк утырт” экологик акциясе оештырылды, чарада барлык тәрбиячеләр һәм балалар катнашты. Планетабызның яшел киләчәге өчен без бүгеннән үз өлешебезне кертәбез: яшь буынны табигатьне яратырга һәм хөрмәт итәргә өйрәтәбез. Балаларны тирә - юньне сакларга һәм матурларга өйрәтүнең иң яхшы ысулы - чәчәк утырту. Салкынча май көннендә мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар кулларына көрәк, тырма, чиләк белән су алып, чәчәк утыртырга керештеләр. Чәчәк утырту – әле файдалы гына түгел, шулай ук мавыктыргыч шөгыльдә. Балалар ярдәме белән биредә тагын бер матур чәчәк түтәле барлыкка килде.
Зәй муниципаль районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә хезмәтләр кабул итүчеләр белән эш төрле юнәлештә алып барыла. Шуларның берсе «Хатирәләр терапиясе» технологиясе.
“Кояшкай” балалар бакчасында “Батарея тапшыр – табигатьне сакла!” акциясе дәвам итә. Батареянең тирә - юнь мохиткә карата зыяны турында балалар белән әңгәмә үткәрелде.Һәр гаилә бу акциядә актив катнаша, табигатьне саклауга үз өлешен кертә.
Бүген район башлыгы Р. Г. Кәримов авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, җитештерү комплекслары җитәкчеләре һәм белгечләре, агрофирма һәм район дәүләт ветеринария берләшмәсе зооветеринария белгечләре, баш агрономнар катнашында авыл хуҗалыгы формированиеләрендә чираттагы тикшерү уздырды.