Зәй муниципаль районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә хезмәтләр кабул итүчеләр белән эш төрле юнәлештә алып барыла. Шуларның берсе «Хатирәләр терапиясе» технологиясе. Аның максаты- яшьлек, узган тормыш хатирәләрен искә төшереп, әңгәмә, фотосүрәтләр карау. Май аенда андый очрашулар аеруча еш оештырыла. Шушы көннәрдә социаль хезмәткәр тарафыннан Зәй шәһәрендә яшәүче тыл ветераны Белышева Ольга Григорьевнаны 9 май Җиңү көне белән котлап, үткәннәрне барлап, күңелле очрашу оештырылды. Мондый чаралар Түбән Биш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, бөтен хезмәт юлын мәгарифкә багышлаган, озак еллар Түбән Биш мәктәбен җитәкләгән Ермолаев Лев Яковлевичның өендә еш оештырыла. Җиңү көне бәйрәме алдыннан да үткәннәрне барлап, аның узган гомер юлы искә алынды. Ул альбомнар, медальләрен яңадан барлап, үзенең яшьлек хатирәләрен яңартты, хезмәт юлын сагынып искә алды. Бүгенге вазгыять турында сөйләшеп, фикер алышты. Лев Яковлевич зарланырга яратмый, актив тормыш рәвеше алып бара. Узенең киңәшләре, фикерләре белән уртаклашып, авылыбызда, район күләмендә оештырылган чараларның көтеп алынган кунагы ул. Анын тормышы, яшәү рәвеше үзенең балаларына гына түгел, ә авылыбызның һәр кешесенә үрнәк. Авылдашлары, хезмәттәшләре, укучыларының тирән ихтирамын казанган ветеран Җиңү көнен дулкынланып каршы ала. Инде олы яшьтә булуына карамастан, рухи ныклыгын, күнел көрлеген һәм яшәү көчен саклый алган ветеранның эйтер сүзе, житкерәсе теләкләре зурдан: иң мөһиме иминлек, киләчәккә ышаныч булсын, ди ул.