"Шатлык" балалар бакчасында "Агач утырт" акциясе бик җанлы үтте. Акциянең бурычлары: балаларда туган як табигатен өйрәнүгә карата кызыксыну үстерү, табигатькә, туган җирнең табигый байлыкларына сакчыл караш тәрбияләү, балалар бакчасы янын яшелләндерү, программа нигезендә балалар белергә тиешле агачлар утырту. Чараның актуальлеге: кеше агачлар яки башка үсемлекләр утырта икән, ул турыдан туры җир белән тыгыз бәйләнештә була. Агач утыртуда катнашучылар, киләчәктә табигатьне пычратудан, бозудан, читтә торыр, ягъни җиткергән кеше, җимерүче булмас, бирүче, кире тартып алмас. Киләсе буын өчен җиребез ышанычлы кулларда булыр. “Шатлык” балалар бакчасында үткән “Агач утырт” акциясендә әти-әниләр, бакча хезмәткәрләре, ә иң мөһиме балалар бик теләп катнашты. Планетабыздагы яшеллекне булдыру, саклауда ярдәм оештыруда алар һәрдаим катнашып киләләр, һәм кече яшьтән сабыйларны да шуңа өйрәтәләр. Ә балалар бу эштә катнашулары белән горурланалар, үзләре утырткан агачларын сөенә-сөенә әти-әниләренә күрсәтергә ашыгалар. Әлбәттә, акциядә катнашучы әти-әниләр дә бу чарага бик зур өлеш кертте, алар агач үсентеләре белән тәэмин иттеләр. “Шатлык” балалар бакчасы җитәкчелеге үз чиратында, балаларга һәм әти-әниләргә зур рәхмәтен җиткерде.