“Энҗе” балалар бакчасында “Чәчәк утырт” экологик акциясе оештырылды, чарада барлык тәрбиячеләр һәм балалар катнашты. Планетабызның яшел киләчәге өчен без бүгеннән үз өлешебезне кертәбез: яшь буынны табигатьне яратырга һәм хөрмәт итәргә өйрәтәбез. Балаларны тирә - юньне сакларга һәм матурларга өйрәтүнең иң яхшы ысулы - чәчәк утырту. Салкынча май көннендә мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар кулларына көрәк, тырма, чиләк белән су алып, чәчәк утыртырга керештеләр. Чәчәк утырту – әле файдалы гына түгел, шулай ук мавыктыргыч шөгыльдә. Балалар ярдәме белән биредә тагын бер матур чәчәк түтәле барлыкка килде.