Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының оператив белешмәләре буенча 6 майга тәүлеклек сөт савымы күләмнәре буенча Россия төбәкләре арасында иң югары күрсәткечләр Татарстан Республикасында – 3,5 мең тонна. Бу күрсәткеч буенча икенче урында Краснодар крае – 2,7 мең тонна, ә өченче урында Воронеж өлкәсе – 2,2 мең тонна. Тәүлеклек сөт сату күләмнәре буенча топ-10 төбәккә шулай ук түбәндәге өлкәләр керә: Киров (1,8 мең тонна), Свердловск (1,7 мең тонна), Новосибирск (1,7 мең тонна), Ленинград (1,6 мең тонна), Белгород (1,6 мең тонна), Мәскәү (1,5 мең тонна), Түбән Новгород (1,4 мең тонна), Вологда (1,3 мең тонна) һәм Рязань (1,1 мең тонна) һәм Төмән (1,1 мең тонна) өлкәләре. Илнең авыл хуҗалыгы оешмаларында бер сыердан уртача тәүлеклек савым 17,07 кг тәшкил итте, бу узган елның шушы датасына караганда 0,96 кг күбрәк. «Республикада 15 майга авыл хуҗалыгы оешмаларында тәүлеклек тулаем савым 3755,5 тонна тәшкил итә, бу узган елның шушы датасына караганда 146,1 тоннага күбрәк, ягъни 104,1% тәшкил итә». Сөт терлекчелеге - Татарстан агросәнәгать комплексының өстенлекле юнәлешләреннән берсе. Республикада сөт җитештерүгә һәм сатуга Министрлык тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм аркасында уңай нәтиҗәләргә ирешелә.
Баланың табигатькә кызыксынуы артса, экологик белеме дә акрынлап югарырак күтәрелә. Аларның кешенең табигатьтәге урынын бәяли, үз фикерен әйтә, шулай ук башка позицияне аңлый һәм кабул итә алуы аеруча мөһим. Бу чорда баланың шәхесе формалаша, шулай ук аның күңеленә табигатькә, әйләнә-тирә дөньяга карата уңай мөнәсәбәт салына. Балалар бакчасы, өзлексез экологик белем бирү системасының беренче звеносы булып тора. Шуңа күрә педагоглар алдына мәктәпкәчә яшьтәге балаларда табигатьтән рациональ файдалану культурасы нигезләрен формалаштыру бурычы очраклы гына килеп басмый. Балалар бакчасында экологик тәрбия бирү бөтен педагогик процесс дәвамында алып барыла. Шул максатларда, атна дәвамында балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән төрле чаралар үткәрелде. Танып-белү активлыгын үстерү максатында алар тузганак артыннан күзәттеләр. Өлкән төркем балалары тузганакның -күп еллык дару үләне булуын, илебезнең бөтен территориясендә үсүен белделәр. Тузганакны кояш дип атау да очраклы түгел икәнлеген аңладылар, чөнки аның чәчәкләре сары төстә, түгәрәк һәм кояшка охшаган.