Зәй районы территория комиссиясе пенсия яшенә җитеп килүче гражданнар белән очрашуны дәвам итә

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе
15 май көнне халык мәшгульлеге үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы “1 нче автотранспорт предприятиесе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә булды. Оешмада пенсия яшенә җитеп килүче сигез ир-ат эшли. Аларның күбесе – автобус йөртүчеләр. Ольга Лаптева очрашуда хезмәт законында каралган гарантияләр үтәлешен тәэмин итү, мәшгульлек үзәге күрсәткән дәүләт хезмәтләре турында сөйләде, сорауларга җавап бирде. Оешма-предприятиеләргә чыгудан тыш, белгечләр пенсия яшенә җитеп килүче гражданнарны үзәктә дә кабул итә. Шулай ук кайнар элемтә телефоны эшли. Сорауларны 8 (85558) 7 29 44 аша җиткереп була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International