Үзәк китапханәдә “Җәй. Каникул. Куркынычсызлык” дип исемләнгән чара уздырды

2019 елның 17 мае, җомга
Җәйге каникул вакытлары килеп җитә. Җәй - барлык балаларның яраткан вакыты. Җәйге каникулларны укучы тормышында ничек куркынычсыз итәргә? Шул уңайдан, Үзәк китапханә “Кеше. Закон. Чынбарлык” клубы кысаларында, 4нче мәктәпнең 5 “А” сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Р. Борисенко) өчен, “Җәй. Каникул. Куркынычсызлык” дип исемләнгән чара уздырды. Балалар урамда, өйдә, урманда, суда куркынычсызлык кагыйдәләре турында әңгәмә тыңладылар, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында фикер алыштылар. Аннары балалар төркемнәргә бүленеп, үзләренең актуаль һәм кызыклы проектларын якладылар: «Сак булыгыз, талпаннар!», “Янгын куркынычсызлыгы», “Шәхси куркынычсызлык».
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International