ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2019 ел
шимбә
Мәдәният елы кысаларында Зәй муниципаль районының «Энергетик» мәдәният сараенда шәһәр һәм район гаилә иҗаты фестивале узды. Әлеге чарада шәһәр һәм район предприятиеләре һәм оешмаларыннан 10 гаилә катнашты. Бәйрәм башланыр алдыннан фойеда гаиләләр тамашачылар өчен үзләренең кулинария сәләтләрен һәм матур итеп бизәлгән өстәлләрен күрсәттеләр. Аларны башкарма комитетның мәдәният идарәсе җитәкчесе Светлана Ревина сәламләде һәм котлады. Бәйрәмдә иң талантлы һәм тату гаиләләрне хөрмәтләделәр. Бәйрәмнең бизәге булып шәһәрнең артистлары һәм иҗат коллективлары: Фәннур Миникаев, Тәслимә Гәрәева, Виктория Агашкина, Борис Гришин, «Улыбка» балалар хореография коллективлары чыгыш ясады. Гаиләләр «Визит карточкасы», «Гаилә мавыгулары дөньясы», «Гаилә традицияләре»номинацияләрендә чыгыш ясадылар.Чарада катнашучылар түбәндәге номинацияләргә лаек булдылар: «Зирәк гаилә» номинациясе - Шакировлар гаиләсе (Югары Пәнәче авыл җирлеге), «Оригиналь гаилә» номинациясе - Мингалиевлар гаиләсе (1нче мәктәп), «Спорт гаиләсе” номинациясе - Артемьевлар гаиләсе ("Зәй шикәре" ААҖ»), «Күңелле гаилә» номинациясе - Даниловлар гаиләсе («Аккурайд Уилз Руссиа» ҖЧҖ), «Тату гаилә» номинациясе - Гәрәевлар гаиләсе (Имәнлебаш авылы), «Талантлы гаилә» номинациясе - Валиәхмәтовлар гаиләсе (Түбән Бигеш авыл җирлеге), III урын - Хәкимуллиннар гаиләсе (Югары Мәлем авыл җирлеге), II урын - Столяровлар гаиләсе («Күк чәчәк» балалар бакчасы), I урын - Сөләймановлар гаиләсе (Әхмәт авылы), «Ел гаиләсе-2019» Гран – при титулына Хәсәншиннар гаиләсе ия булды («Салават күпере» балалар бакчасы).

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында чираттагы республика киңәшмәсен уздырды. Киңәшмәдә торак төзелеше һәм социаль объектларны төзү буенча республика программаларын гамәлгә ашыру, агросәнәгать комплексы мәсьәләләре, торак пунктларның территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык үткәрүнең барышы һәм Татарстанда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре каралды. Төп докладчылар чыгышыннан соң сүз, Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримовка бирелде. Разиф Галиевич кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча район эшенә җентекле анализ ясады. Аның докладында 2024 елга кадәр кече һәм урта бизнесны үстерү буенча Россия Федерациясе милли проектларында чагылдырылган аерым мәсьәләләргә, аерым алганда, үзмәшгульлекне үстерү, экспортка ярдәм итү, биржа мәйданчыгы, авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү, шулай ук бюджетка һәм бюджеттан тыш фондларга салымнар буенча бурычлар белән эшләрнең торышы мәсьәләләренә басым ясалды.

14 нче һәм 17 май көннәрендә Зәй шәһәрендә «Хәтер атнасы» акциясе уздырылды, аның кысаларында предприятие, оешма, учреждение һәм битараф булмаган гражданнар көче белән җирләнгән урыннар территорияләрен җыештыру эшләре башкарылды.
17 майда 7нче мәктәп базасында балаларны юл хәрәкәте иминлегенә өйрәтүгә багышланган төбәк семинары узды. Семинарда Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары А.В. Чапков, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы, полиция майоры Р.Г. Гарифуллин, Әлмәт шәһәрендә территориаль идарәне профилактикалау бүлеге башлыгы Л. М. Рәфигуллина, Зәй районында «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ директоры В.В. Иванов һәм Татарстан Республикасының берничә район вәкилләре катнашты. Ачылу тантанасында А.В. Чапков һәм В.В. Иванов чыгыш ясады, семинар кысаларында шулай ук мәктәпкәчә учреждениеләр арасында юл хәрәкәте иминлеге тематикасы буенча театральләштерелгән тамашаларның 6 нчы конкурсы финалы һәм «Куркынычсыз тәгәрмәч-2019» район конкурсы ачылышы узды. Мәктәп командаларының 4 катнашучысы (2 кыз, һәм 2 малай 12 яшькә кадәр) юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча тест, тормыш иминлеге нигезләре, медицина буенча белемнәрне тикшерү һәм беренче ярдәм күрсәтү, автошәһәрчектә велосипед йөртү һәм башкалар буенча ярыштылар. Нәтиҗәдә җиңүчеләр: 1 урын –4нче мәктәп, 2 урын - 7нче мәктәп, 2 нче мәктәп, 3 урын - 6нчы мәктәп һәм Сәвәләй урта мәктәбе булды. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр юл хәрәкәте иминлеге темасына театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр һәм ярыш нәтиҗәләре буенча: 1 урын – «Уймак кыз”, 2 урын – «Тылсымлы әкият», 3 урын – «Салават күпере», 4 урын-“Тату гаилә” балалар бакчасы булды.

17
май, 2019 ел
җомга
Бакчачы хезмәтен күзәтеп, "Кояшкай" балалар бакчасының зурлар төркеме балалары бу һөнәр турында күп нәрсә белделәр. Күзәтүләрдән чыгып, балалар ничек чәчәкләрне күчереп утыртырга, аларны дөрес тәрбияләү серләренә өйрәнделәр, чәчәкләрнең исемнәрен искә төшерделәр.
Бүген хакимиятнең зур залында Зәй муниципаль районы территориясендә 2020 ел объектларын капиталь ремонтлау һәм төзү программасын формалаштыру буенча киңәшмә узды. Анда Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәнил улы Хафизов, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары, авыл җирлекләре башлыклары, идарә башлыклары, шулай ук әлеге юнәлешне алып баручы җаваплы белгечләр катнашты. Киңәшмәдә кирәкле документлар җыю, объектларны дефектлау, җир кишәрлекләре бүлеп бирү, яңа төзелеш объектларына техник шартлар алу эшләренә кагылышлы мәсьәләләр каралды.

16 майда «Энергетик» мәдәният сараенда Мәдәният елына багышланган «Дөнья мәдәният маршрутлары» муниципаль проекты кысаларында, рус теле укытучысы Р.И. Борисенко җитәкчелегендә 5А һәм 10А сыйныф укучылары А. С. Пушкинның тууына 220 ел тулуга багышланган музей күрсәттеләр. Музейга килүчеләр рус әдәбияты тарихына кереп, язучы тормышындагы иң мөһим мизгелләрнең шаһитлары булган шәһәр мәктәпләре укучылары булдылар.

16 май көнне Зәй муниципаль районында ел саен үткәрелә торган «Ел укучысы — 2019» конкурсы узды. Бу конкурс гомуми белем бирү оешмаларының иң яхшы, иң кызыксынучан, иң талантлы укучыларын билгели. Конкурсантлар- муниципаль, төбәк һәм бөтенроссия конкурсларында һәм фестивальләрендә күп санлы җиңүләр, спорт ярышларында катнашулар иде. Анда һәр мәктәптән 11 сыйныфка кадәр иң лаеклы укучылар катнашты. Конкурсантларга педагоглар һәм сыйныфташлары да ярдәм итте. Чарада катнашучылар үзләрен төрле биремнәрдә күрсәтергә тырыштылар. «Ел укучысы 2019» конкурсының иганәчесе«ЦИРКУЛЬ» кибете булды. Конкурста җиңүчеләргә «ЦИРКУЛЬ» кибетеннән канцтоварлар алу өчен сертификатлар тапшырылды. Калган катнашучыларга катнашучы сертификатлары бирелде.

16 майда Зәй шәһәренең башлангыч сыйныф укучыларын бүләкләү тантанасы узды. Сәвәләй һәм Түбән Биш урта гомуми белем бирү мәктәбе башлангыч сыйныфларында укучы җиңүче балалар, Казан шәһәрендә узучы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган әдәби әсәрләр укучылар конкурсы буенча бүләкләү тантанасына чакырылган иде.

16 майда Казанда «АгроНТИ – 2019» Бөтенроссия конкурсының катнашучылар шәхси катнашкан төбәк (очно)этабын ябу тантанасы узды. Ул Казан дәүләт аграр университеты базасында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә оештырылды. Конкурс авыл мәктәпләренең 5-11 сыйныф укучылары арасында узды. Конкурста Татарстанның 43 районыннан, Башкортостан Республикасыннан, Пермь краеннан һәм Ульян өлкәсеннән 200гә якын укучы катнашты. Ике көн дәвамында укучылар университетның укыту-демонстрация мәйданчыкларында, компьютер классларында һәм лабораторияләрендә АгроКоптерлар, АгроРоботлар, АгроКосмос һәм АгроМетео юнәҗлешләре буенча интенсив эш алып бардылар. Авыл хуҗалыгында цифрлы технологияләр, пилотсыз очу аппаратлары системасын кертү, роботлаштыру, космик һәм метеоҗайланмалар куллануның актуаль проблемалары буенча киеренке ярышлар нәтиҗәсендә җиңүчеләр ачыкланды. Болар - Башкортостан Республикасыннан, Пермь краеннан һәм Татарстанның 11 районыннан: Алексеевск, Әлмәт, Мөслим, Зәй, Саба, Арча, Әгерҗе, Кукмара, Сарман, Лениногорск һәм Балтач районнарыннан - 24 укучы. Бу бәйгедә безнең районны Сәвәләй мәктәбеннән 1 укучы, Югары Мәлем мәктәбеннән 2 укучы тәкъдим итте. Югары Мәлем мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Риназ Нуруллин региональ этапта җиңүче булды. Финал ике шәһәрдә узачак: Белгородта һәм Әлмәттә - 30 августтан 6 сентябрьгә кадәр. Финал этабында җиңүчеләр «Алтын көз - 2019» Россия агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында махсуслаштырылган мәйданчыкта катнашу мөмкинлегенә ия булалар һәм кыйммәтле бүләкләр алачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International