Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов «Әти-әниләрне, якыннарыңны яздыр " акциясенә старт бирде

2019 елның 27 мае, дүшәмбе
Бүген Татарстанда һәм Зәй муниципаль районында инде бишенче тапкыр үткәрелә торган "Әти-әниләрне, якыннарыңны яздыр" акциясе узды. Разиф Галиевич Кәримов «Яңа Зәй» һәм «Зэй офыклары» район газеталарына иң актив язылучыларның берсе. Аның сүзләренә караганда, интернет гасырында ул басма чыганакларга тугры кала һәм барысын да - беренче һәм соңгы битенә кадәр җентекләп укый. Якын кешеләр турында онытмагыз, аларга бүләк ясагыз: җирле һәм республика басмаларына язылыгыз. Исегездә тотыгыз, күпләр - ата-аналар, өлкәннәр интернеттан файдаланмый. Яңалыкларны тараткан бердәнбер чыганак- басма чыганаклар. Акцияне район җитәкчеләре дә бертавыштан хуплады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International