Зәй районы мәктәпләрендә Соңгы кыңгырау чыңлады

2019 елның 25 мае, шимбә
2019 елның 25 маенда Зәй муниципаль районында 9 нчы сыйныфны тәмамлаучы 553 укучы һәм 11 нче сыйныфны тәмамлаган 177 укучы өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Шәһәрнең 2 нче мәктәбенә Соңгы кыңгырауга багышланган тантаналы линейкага чыгарылыш сыйныфларны тәбрикләргә Зәй муниципаль районы башлыгы Кәримов Разиф Гали улы, мәгариф идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Алчина Наталья Александровна, шулай ук «Россия инновацион ягулык-энергетика компаниясе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте ТПП генераль директоры урынбасары Нефедов Н.В. килделәр. Мәктәп директоры Биккинина Тамара Викторовна 77 чыгарылыш сыйныф укучысы һәм аларның ата-анасын котлады, укучыларның үзләренең потенциалын тормышка ашыруларын, тормышта зур уңышларга ирешүләрен теләде. Соңгы кыңгырау күп еллык уку марафонына аның барлык дәресләре һәм тәнәфесләре, контроль эшләре һәм өй биремнәре белән нокта куйды. Чыгарылыш сыйныфларның гамьсез балачагы тәмамланды һәм алда олы, мөстәкыйль тормыш көтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International