Зәйдә Икътисади советның чираттагы утырышы узды

2019 елның 25 мае, шимбә
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов Икътисади советның чираттагы утырышын үткәрде. Анда «Татэнергосбыт» АҖ нең Кама бүлеге Зәй районы филиалының 2018 ел, 2019 елның 1 кварталы эш нәтиҗәләре һәм 2019 елга перспектив планнары каралды. Доклад белән клиентларга хезмәт күрсәтү буенча участок башлыгы – Зәй офисы җитәкчесе Руслан Хәҗипов чыгыш ясады. «Татэнергосбыт» АҖ филиалы - Кама бүлекчәсе Зәй шәһәрендә һәм Зәй районында 13 126 электр энергиясен кулланучыга хезмәт күрсәтә, шуларның 12 570 физик һәм 556 юридик затлар. Оешманың төп бурычлары: көнкүреш кулланучыларына һәм юридик затларга электр энергиясен сату; электр энергиясе белән тәэмин итүгә килешүләр төзү; килешү йөкләмәләрен үтәүне контрольдә тоту һәм аларны вакытында үтәүнең нәтиҗәле чараларын күрү; кулланылган электр энергиясе өчен вакытында түләүне тәэмин итү, бурычлар җыелуга юл куймау. Оешмада 8 кеше эшли. Руслан Хаҗипов Зәй офисының төп икътисади күрсәткечләре турында сөйләде, 2019 елның алдагы айларына бурычлар билгеләде. Икътисади совет әгъзалары доклад буенча фикер алыштылар. Утырышка район башлыгы Р. Г. Кәримов йомгак ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International