24 майда Кадер урта гомуми белем бирү мәктәбендә файдалы яшелчәләрне һәм бакча җимешләрен яңа урынга күчереп утырттылар. Мәктәп яны участогы - ул үзенә күрә "Җир әлифбасы". Биредә балалар башлангыч сыйныфлардан башлап файдалы хезмәт күнекмәләре алалар, табигать белән кызыксыналар, үзләренең танып-белү сәләтләрен үстерәләр.
2019 елның 23 маенда Р. Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясенең башлангыч сыйныф җитәкчеләре, җәйге чорда су объектларында, урманда, суда, юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү максатыннан, башлангыч сыйныф укучылары белән профилактик әңгәмәләр үткәрде.