Зәй районының 10 хисап участогында алдан тавыш бирү уза

2019 елның 26 мае, якшәмбе
26 майда алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлау буенча кандидатлар өчен алдан тавыш бирү булачак. Зәй районында тавыш бирү-10 хисап участогында уза, 4се- шәһәрдә, 6сы- районда эшли. Шәһәрдә хисап участоклары Р.Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә, 2 нче мәктәптә, спорт-сәламәтләндерү комплексында һәм Район мәдәният йортында урнашкан. Авыл халкы Аксар, Сарсаз Баграж, Бигеш, Кадер, Сәвәләй авыл мәдәният йортларында һәм Александр бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбендә тавыш бирә ала. Хисап участоклары иртәнге 8 дән кичке 8 гә кадәр эшли.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International