Бөтенроссия китапханәләр көне узды

2019 елның 27 мае, дүшәмбе
Бу көн китап белгечләре өчен генә түгел, һәр укучы өчен дә зур бәйрәм. Китапханәчеләр укучыларга мәгърифәт нуры тарата, аларда китапка ихтирамлы караш һәм белемгә омтылыш тәрбияли. Бәйрәм көнне Үзәк балалар китапханәсендә китапханәчеләр урынында дублёрлар эшләде. Алар шәһәребезнең 8 сыйныф укучылары Бирюкова Аделина, Ермолаева Полина, Ишимова Олеся – китапханәбезнең актив укучылары. Балалар кечкенәләргә китап сайларга ярдәм иттеләр, кабул ителгәннәрен тәртипләп киштәләргә урнаштырдылар. Каталоглар, электрон рәвештә укучыларга китап, бердәм укучы билеты бирү белән таныштылар, кыскасы, яңа рольдә үзләрен бик яхшы тоттылар. Китап укучыларга, үз яшьтәшләренең аларга хезмәт күрсәтүе бигрәк тә ошады. Китапханә бит ул аерым бер рухка ия булган мәдәни тирәлек, монда рухи һәм мәдәни тормыш кайный. Шушы мохитта булып, аның кайбер нечкәлекләренә тирәнтен төшенгәннән соң бәлки дублёр булу – балаларда бу өлкәгә кызыксыну көчәеп аларга алга таба шул һөнәрне сайлау теләге уяныр. Күренекле язучы, мәсьәлләр авторы И.А. Крыловта китапханәче булган. Авторга багышланган әдәби һәм конкурслы уеннар, түгәрәк өстәл артында узган мастер-класс та бик күңелле узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International