ЯҢАЛЫКЛАР


18
июнь, 2019 ел
сишәмбе
17 июнь көнне хакимиятнең зур залында муниципаль район Советының кырык бишенче утырышы узды.
17 июнь көнне хакимиятнең зур залында Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендә оешма, предприятие һәм учреждение җитәкчеләре белән чираттагы аппарат киңәшмәсе узды.

17
июнь, 2019 ел
дүшәмбе
15 июнь көнне Алабуга шәһәрендә җиңел атлетика буенча Алабуга муниципаль районының ачык ярышлары узды. Ярышларда «Барс " спорт мәктәбе укучылары катнашты һәм түбәндәге нәтиҗәләрне күрсәтте:
15 июнь көнне Магнитогорск шәһәрендә "Сабантуй-2019» милли бәйрәме узды. Көрәш һәм волейбол ярышларында Зәй районы спортчылары да катнашты.

15
июнь, 2019 ел
шимбә
15 июнь көнне Ринат Шәех улы Фәрдиевның туган көнендә шәһәр паркында истәлекле билге янына туганнары һәм якыннары, район җитәкчеләре, ветераннар һәм бүгенге көнгә кадәр әлеге күпкырлы шәхес турында якты истәлекне саклаучыларның барысы да җыелды.

14
июнь, 2019 ел
җомга
Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов инфраструктура үсеше буенча урынбасары Н.А. Нифатов белән берлектә 2019 елгы капиталь ремонт һәм төзелеш объектларын йөреп чыкты, аларда эшләр бара инде.
2019 елның 14 июнендә Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәгендә “Электр җиһазларын ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү буенча электромонтер” юнәлешендә һөнәри әзерлек программасы узган кешеләргә таныклык тапшырылды. Февраль аенда 12 эшсез гражданин инновацияләр, менеджмент һәм бизнес көллиятенә укырга җибәрелде. Укыту вакыты 480 (академия) сәгать тәшкил итте. Укучылар теоретик һәм практик дәресләр алды. Шулай укыту программасына финанс белеме нигезләре, хезмәт куркынычсызлыгы һәм гигиенасы, янгын-техник минимумы кертелгән иде. Һөнәри белем бирү май ахырында аттестация уздыру белән тәмамланды. Курсларны тыңлаучылар чыгарылыш хезмәтләрен яклады. Һәр укучыга таныклык тапшырылды һәм тиешле хезмәт разряды бирелде.
Бүген хакимиятнең зур залында район Советының законлылык, регламент, җирле үзидарә һәм депутат этикасы, Экология, җир мәсьәләләре, төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм транспорт буенча даими комиссияләренең уртак утырышы узды. Комиссия эшендә муниципаль район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев, район Советы депутатлары - даими комиссия әгъзалары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, Совет аппараты һәм Башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре катнашты.
Бүген хакимиятнең кече залында муниципаль район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев катнашында Зәй муниципаль районы Советының бюджет-финанс мәсьәләләре, икътисади үсеш һәм муниципаль милек буенча Даими комиссиясе утырышы узды.
Бүген Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе И. Ф. Хафизов һәм җаваплы белгечләр катнашында өч һәм аннан күбрәк балигъ булмаган бала тәрбияләүче гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү буенча киңәшмә үтте. Киңәшмәдә яңа җир кишәрлекләрен билгеләү һәм массивлар төзү сораулары каралды. Шулай ук әлеге җир биләмәләрендә инженерлык инфраструктурасын үстерү буенча планнар билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International