Зәйдә электромонтерга укыту тәмамланды

2019 елның 14 июне, җомга
2019 елның 14 июнендә Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәгендә “Электр җиһазларын ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү буенча электромонтер” юнәлешендә һөнәри әзерлек программасы узган кешеләргә таныклык тапшырылды. Февраль аенда 12 эшсез гражданин инновацияләр, менеджмент һәм бизнес көллиятенә укырга җибәрелде. Укыту вакыты 480 (академия) сәгать тәшкил итте. Укучылар теоретик һәм практик дәресләр алды. Шулай укыту программасына финанс белеме нигезләре, хезмәт куркынычсызлыгы һәм гигиенасы, янгын-техник минимумы кертелгән иде. Һөнәри белем бирү май ахырында аттестация уздыру белән тәмамланды. Курсларны тыңлаучылар чыгарылыш хезмәтләрен яклады. Һәр укучыга таныклык тапшырылды һәм тиешле хезмәт разряды бирелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International