17 июнь көнне хакимиятнең зур залында муниципаль район Советының кырык бишенче утырышы узды. Утырышны Зәй муниципаль районы Советы рәисе Кәримов Разиф Гали улы алып барды. Утырышта Зәй шәһәре прокуроры Ринат Рәис улы Кәримов, Зәй муниципаль районы һәм Зәй шәһәре Советы һәм Башкарма комитетының җитәкче һәм җаваплы хезмәткәрләре, район палаталары рәисләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Көн тәртибенә төрле юнәлештәге ун мәсьәлә кертелгән иде. Барлык карарлар проектлары да депутатлар тарафыннан бертавыштан хупланды. Тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.