Зәйдә район Советы депутатларының даими комиссиясе утырышы узды

2019 елның 14 июне, җомга
Бүген хакимиятнең кече залында муниципаль район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев катнашында Зәй муниципаль районы Советының бюджет-финанс мәсьәләләре, икътисади үсеш һәм муниципаль милек буенча Даими комиссиясе утырышы узды. Депутатлар тарафыннан Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы җирле үзидарә органнары муниципаль хезмәткәрләрен мәҗбүри дәүләт иминләштерүе турындагы Нигезләмә, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының муниципаль милке Реестры турындагы Нигезләмә, Зәй муниципаль районы Советының 2016 елның 24 июнендәге 101 номерлы «Мөлкәт исемлеге турында” гы карарына үзгәрешләр кертү турында карар проектлары каралды. Барлык карарлар проектлары Зәй муниципаль районы Советының чираттагы утырышында каралачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International