ЯҢАЛЫКЛАР


14
июнь, 2019 ел
җомга
Бүген Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе И. Ф. Хафизов һәм җаваплы белгечләр катнашында өч һәм аннан күбрәк балигъ булмаган бала тәрбияләүче гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү буенча киңәшмә үтте. Киңәшмәдә яңа җир кишәрлекләрен билгеләү һәм массивлар төзү сораулары каралды. Шулай ук әлеге җир биләмәләрендә инженерлык инфраструктурасын үстерү буенча планнар билгеләнде.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов рәислегендә Татарстанның барлык муниципаль районнары белән узган видеоконференция режимындагы киңәшмәдә шул хакта сүз барды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары һәм башка җаваплы затлар катнашты. Марат Әхмәтов авыл территорияләрен комплекслы үстерү буенча дәүләт программасының төп мизгелләре турында сөйләде. Дәүләт программасы авыл халкының тормыш дәрәҗәсен һәм эш белән тәэмин ителешен яхшыртуга, илебез халкы санында аның өлешен саклап калуга, су белән тәэмин итү системаларын, элемтә чараларын, телекоммуникацияләрне үстерүне дә кертеп, яшәү өчен уңайлы шартлар булдыруга, газлаштыру дәрәҗәсен арттыруга, мәгариф һәм сәламәтлек саклау юнәлешләре буенча социаль хезмәтләрдән файдалануны арттыруга, шулай ук юл нфраструктурасы сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чаралар башкаруны күздә тота. «Дәүләт программасында авыл территорияләрендә торак сатып алу һәм төзү максатларына 3%ка кадәр ставка буенча, авыл йортларын заманлаштыру өчен инженерлык җайланмаларын сатып алу максатларына 5%ка кадәр ставка буенча ташламалы кредит алуның яңа инструментларын гамәлгә кертү карала, шулай ук инженерлык һәм транспорт инфраструктурасы объектларын төзү һәм аларга тоташтыру өчен авыл территорияләрендә үз эшчәнлекләрен алып баручы шәхси эшкуарларга һәм оешмаларга 5%ка кадәр ставка буенча кредит бирү күздә тотыла, бу әле авылда яңа эш урыннары булдыруга да ярдәм итәчәк», - дип өстәде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инвестиция сәясәте һәм максатчан программалар бүлеге башлыгы Илдар Гафуров. Искәртеп узабыз, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Россия Федерациясе Хөкүмәте Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2025 елга кадәр чорга эшләнгән «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын кабул иткән иде. Дәүләт программасының төп механизмы дәүләт тарафыннан финансланачак төбәк программаларын төзү булачак. Андый проектлар төбәкләр тарафыннан түбәндәге юнәдешләр буенча биреләчәк: социаль инфраструктура һәм торак, инженерлык-транспорт инфраструктурасы, мәдәният һәм спорт, яшәү тирәлеге, халыкны эш белән тәэмин итүгә булышу, дәүләт хезмәт күрсәтүләре, азык-төлек һәм көнкүреш товарларын алуның физик мөмкинлеге, финанс хезмәт күрсәтүләре. Төбәкләрдә сайлап алынган заявкалар каралып, ел саен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан финанслашу өчен сайлап алыначак. Марат Әхмәтов, муниципаль районнар өчен җаваплы чор башлана, дип билгеләп үтте. “Оператив рәвештә заявка бирү кампаниясен гамәлгә ашыруга керешергә һәм һәр муниципаль район буенча проектлар тапшырырга кирәк. Дәүләт программасын финаслашу районнарның бу эшне ни дәрәҗәдә актив һәм профессиональ башкаруларына бәйле булачак”, - дип искәртте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

13
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе
Бүген хакимиятнең кече залында Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Е.В. Недошивина, җир мәсьәләләре, Экология һәм ТКХ буенча комиссия әгъзалары, Совет һәм Башкарма комитет Аппаратының җаваплы хезмәткәрләре, кызыксынучы оешмалар, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашында Зәй шәһәрен җылылык белән тәэмин итүнең актуальләштерелгән схемасы проектын карап тикшерү буенча ачык тыңлаулар узды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны хәбәр итә: кече хуҗалыкларга ярдәм итү программаларын гамәлгә ашыру максатларында, Россиянең менеджмент һәм агробизнес инженерлык академиясе («РИАМА» ФДБМУ) 17 июньнән 19 июньгә кадәр, дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып, фермерлар, авыл хуҗалыгы кооперативлары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар әгъзалары, район (муниципаль) администрацияләрнең авыл хуҗалыгы бүлекләре, КФХ ассоциацияләре җитәкчеләре һәм белгечләре өчен квалификация күтәрү программасы буенча «Крестьян (фермер) хуҗалыкларын оештыру: яшь фермерларга ярдәм итү» темасына көндезге укулар оештыра. Уку Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының профильле департаментлары, АККОР белгечләре, фәнни-тикшеренү институтларыннан һәм югары уку йортларыннан галимнәр, алдынгы фермер хуҗалыклары җитәкчеләре катнашында узачак. Яңа эш башлаучы фермер хуҗалыкларына, гаилә терлекчелек фермаларына һәм кооперативларга грантлар бирү, грантлар алу өчен бизнес-планнар эшләү, фермер эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру, кече хуҗалыкларда исәпкә алу һәм хисаплылык, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, авылда авыл хуҗалыгына карамаган бизнес оештыру мәсьәләләре җентекләп каралачак. Мәскәү тирәсендәге алдынгы фермер хуҗалыгына һәм тарихи-мәдәни үзәккә бару планлаштырыла. Укуны уңышлы тәмамлаучылар квалификация күтәрү турында мәгълүм үрнәктәге таныклык алалар. Укырга теләүчеләр түбәндәге контактларның берәрсе буенча 2019 елның 16 июненә кадәр сораулар бирә һәм академиягә раслама җибәрә алалар:l.salnikova@riama.ru тел.8-916-658-06-47 яки 8-498-687-37-51; ampf@riama.ru тел.8-903-559-98-26; 8-903-573-37-05.

12 июнь-Россия бәйсезлеге көне. Россия көне-ул азатлык, тынычлык һәм игелек бәйрәме. Бу бәйрәм күпмилләтле халкыбызның бердәмлеген гәүдәләндерә, Ватаныбызның хәзергесе һәм киләчәге өчен барыбыз да җаваплы, дип искә төшерә. Бу көнне "Энергетик " мәдәният йорты Россия көненә багышланган «Без Россия белән» акциясе уздырды.

12
июнь, 2019 ел
чәршәмбе
12 июнь көнне Россия көнендә Ринат Шәех улы Фәрдиев исемендәге паркта бәйрәм уңаеннан тантаналы чаралар күп узды. Россия көне-илебезнең төп дәүләт бәйрәме. Бу үз илеңне хөрмәт итүчеләр, Ватанны яратучылар, аның чәчәк атуы, киләчәк буыннарның тыныч һәм бәхетле тормышы хакына яшәргә һәм эшләргә әзер булучылар бәйрәме. Бәйрәм сәхнәсендә «Мин Россия гражданины» патриотик акциясе кысаларында унбиш яшь укучыга тантаналы рәвештә паспортлар - Россия Федерациясе гражданинының төп документлары тапшырылды. "Энергетик" мәдәният сараеның иң яхшы вокаль һәм хореография коллективлары чыгышы бәйрәм атмосферасын тагында җанландырды. Балалар өчен күңелле уеннар һәм конкурслар оештырылды.

11
июнь, 2019 ел
сишәмбе
Хөрмәтле зәйлеләр һәм шәһәр-районыбыз кунаклары! Сезне чын күңелдән илебезнең төп бәйрәме – Россия көне белән котлыйм. Әлеге бәйрәм күпмилләтле Ватаныбызны, туган җиребезне ихлас күңелдән яратучыларны, киләчәк буыннарның имин һәм бәхетле тормышы өчен аны заманча һәм чәчәк атучы дәүләт итәргә теләүчеләрне берләштерә. Бу көн тагын бер кат Россия халкының дус-тату булып яшәвен күрсәтә, аларның бердәмлеген символлаштыра. Россия тарихы - безнең һәрберебезнең тарихы һәм ул кече Ватаннан башлана. Безнең өчен ул – Зәй җире. Безнең һәрберебез илебезнең үсешенә үз өлешен кертеп, үзенең генә түгел, ә нәселенең киләчәген төзи. Районыбызда яшь буынны патриотик рухта һәм гражданлык традицияләренә тугрылыклы итеп тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Яшьләребезнең илебез белән өлкән буын кебек лаеклы горурлык хисләре кичерүенә ышанам. Зәйлеләргә ватанпәрвәр булганнары, тырыш хезмәтләре һәм халкыбызның матур традицияләрен дәвам итүләре өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Барыгызга да сәламәтлек, имин һәм тыныч тормыш, барлык башлангычларгызда уңышлар телим.
11 июнь көнне Мирный микрорайоны паркында Петр I туган көне уңаеннан шәһәр мәдәният йортының иҗат хезмәткәрләре бәйрәм программасын оештырдылар һәм үткәрделәр.
Россия көне-ул азатлык, тынычлык һәм игелек бәйрәме. Ул безнең күпмилләтле халкыбызның бердәмлеген гәүдәләндерә. 11 июнь көнне, илнең иң төп бәйрәме алдыннан, татар гимназиясенең мәктәп яны лагерында ял итүче балалар өчен, Сөббух Рафыйков исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан танып белү программасы үткәрелде. Чара башында балалар бәйрәм тарихына сәяхәт ясадылар, аннары «барысы да Россия турында» викторинасы сорауларына җавап бирделәр, китапханәчеләрне ватаныбыз тарихы буенча үзләренең белемнәре белән гаҗәпләндерделәр. Аннан соң балалар уеннарда, конкурсларда актив катнаштылар. Бәйрәм бик күңелле үтте. Укучыларга һәрвакыт игелекле, ярдәмчел булырга, ватаныбызның бай тарихы, матур традицияләр, бәйрәмнәр булуын истә тотарга өндәделәр. Әлеге чарада 100гә якын кеше катнашты.
Ел саен 12 июньдә билгеләп үтелә торган Россия көне — бик яшь бәйрәм. 1994 елда Россия Президенты Борис Николай улы Ельцин указы белән 12 июнь көнне Россиянең дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителде, ә бу көнне 1998 елдан бәйсезлек көне дип атый башладылар. «Россия көне» дигән рәсми исемне бәйрәм 2002 елның 1 февралендә генә алды. Безнең көннәрдә Россия көне-милли бердәмлек һәм Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен гомуми җаваплылык символы. 11 июнь көнне туган якны өйрәнү музеенда, «Балачак шәһәре» беренче мәктәп яны лагерында тәрбияләнүчеләр өчен «Россиягә мәхәббәт һәм ышаныч белән» дигән мавыктыргыч сәяхәт узды. Балалар «Дуслык» һәм «Комета» командаларына бүленде һәм капитаннарны сайладылар. Командалар «тарихи», «географик», «музыкаль», «әдәби», «танып-белү» станцияләре буенча мавыктыргыч сәяхәт башладылар. Һәр станциядә балалар биремнәр алдылар һәм дөрес җаваплар өчен маршрут листларында баллар куелды. Балалар викториналарда актив катнаштылар, барлык табышмаклар һәм биремнәр, уен барышында мәгълүматлар чиштеләр. Россия Федерациясенең дәүләт символлары, Россия Федерациясе Дәүләт флагындагы төсләр әһәмияте, илебез данын күтәргән тарихи вакыйгалар турында дөрес җавап ишетү тагында куандыра. Балалар Россия гимнын яттан башкардылар. Нәтиҗәләр чыгарганнан соң, командаларның тигез баллар алуы ачыкланды. Шул рәвешле дуслык җиңде .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International